Удмуртия байрагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Удмуртия байрагы
Удмурт Республикасы
Русия Федерациясе

Flag of Udmurtia.svg

Раслау вакыты

4 октябрь 1993

Пропорция

1:2

Авторы

Ю. Н. Лобанов

Удмуртия байрагыРусия Федерациясе составында Удмурт Республикасының дәүләт символы. 1993 елның 4 ноябрендә Удмурт Республикасының Югары Советы карары нигезендә оештырыла.[1] 1993 елның 3 декабрендә Удмурт Республикасының Дәүләт флагы турында кагыйданамә кабул ителә.[2]

Байрак тасвирламасы[үзгәртү]

Удмурт Республикасының Дәүләт флагы кара, ак һәм кызыл төстәге вертикаль тигеззурлыктагы полосалардан гыйбарәт. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

Ак полосаның үзәгендә ак полоса киңлегенең 5/6 өлешенә тигез квадратына туры килеп торган кара һәм кызыл полосаларга кагылмаган кызыл төсле сигез очлы соляр билгесе урнаша.

Соляр билгесенең вертикаль һәм горизонталь полосаларның киңлеге квадратның 1/3 өлешенә тигез. Һәр полоса ике симметрик чыгынтылар белән тәмамлана. Чыгынтыларның эчке почмаклары билге үзәгенә полоса киңлегенең 1/2 өлешенә тирәнәйгән түбәләр белән 90 градуслы почмакны ясыйлар.

Симоволика нигезләү[үзгәртү]

  • Кара төсе — җир һәм стабильлек символы
  • Ак төсе — космос һәм әхлак нигезләрнең сафлыкның символы
  • Кызыл төсе — кояш һәм тормыш символы.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Постановления Верховного Совета Удмуртской Республики от 04.11.1993 № 548-XII «О Государственном флаге Удмуртской Республики» и № 549-XII «О внесении изменений и дополнений в Конституцию (Основной закон) Удмуртской Республики»
  2. Постановление Президиума Верховного Совета Удмуртской Республики от 03.12.1993 № 1029-XII «О Положении о Государственном флаге Удмуртской Республики»