Урта гасырлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Урта́ гасырла́рБорынгы дөньядан соң һәм Яңа вакытка кадәр булган тарих чоры. Урта гасырларның башы V гасырда Көнбатыш Рим империясе җимерелүе белән билгеләнә. Урта гасырларның ахыры турында исә тарихчыларның уртак фикере юк. Версияләр арасында Константинопольны алу (1453), Американы ачу (1492), Реформация башлану (1517), Инглиз инкыйлабы башлану (1640) кебек вакыйгалар әйтелә. Шулай ук бу чорда яңа империя - Госманлы империясе (1299) барлыкка килә. Бу дәүләт куәтле чагында өч кыйтганы (Аурупа, Азия һәм Африка) иңләп алган.

Чыганаклар[үзгәртү]

Урта гасырлар чоры буенча чыганаклар биш төргә бүленә:

  1. табигый-географик;
  2. этнографик;
  3. матди (әйбер) чыганаклары;
  4. рәсемле-нәфис (архитектура, рәсем сәнгате, скульптура, кулланма сәнгать)
  5. язма.

Язма чыганаклар, үз чиратында, түбәндәге төркемнәргә бүленә:

  1. нарратив, ягъни тарихи хикәятләр (анналлар, хроникалар, биографияләр, шәҗәрәләр, генеалогия һ.б.), агиография язмалары, эпистоляр язмалар, вәгазьләр һәм нәсыйхәтләр, фәнни һәм матур әдәбият;
  2. документаль;
  3. кануни.