Уфа дәүләт авиация техник университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа дәүләт авиация техник университеты latin yazuında])
(Уфа авиация институты битеннән юнәлтелде)
Уфа дәүләт авиация техник университеты (УДАТУ)
Эшләү еллары 1941
Ректор Сергей Новиков
Адрес 450000, Башкортстан Республикасы, Уфа, К. Маркс ур., 12
Тел рус теле
Сайт ugatu.ac.ru

Уфа дәүләт авиация техник университетыУфадагы әһәмиятле югары техник уку йорты.

Югары уку йорты тарихы 1941 елдан, Уфага Рыбинск авиация институтының күчерелүеннән башлана. 1942 елда С. Орджоникидзе исемендәге Уфа авиация институты буларак эшен башлый.

Ректорлар арасында – И.П. Емелин, Р. Мәүлетов, С. Кусимов.

1992 елның 24 декабрендә техник университет итеп үзгәртелә.

Стәрлетамакта, Күмертауда авиация университеты филиаллары эшли.

2021 елның гыйнварыннан, Башкортстан хакимияте ике мөстәкыйль югары уку йортын — БДУ (Башкорт дәүләт университеты) белән УДАТУны (Уфа дәүләт авиация техник университеты) берләштереп, яңа югары уку йорты — Уфа фән һәм технологияләр университеты (рус. Уфимский университет науки и технологий, баш. Өфө фән һәм технологиялар университеты) оештыру фикерен алга куя, дигән мәгълүмат бар[1].

2022 елның 8 июлендә Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков БДУ (Башкорт дәүләт университеты) һәм УДАТУ (Уфа дәүләт авиация техник университеты) базасында яңа вуз – Уфа фән һәм технологияләр университеты төзү турында боерыкка кул куйган. БДУ белән УДАТУ рәсми рәвештә кушыла [2][3].

Биналар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]