Уфа операциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа операциясе latin yazuında])
Златоуст операциясе
Төп низаг: Россия ватандашлар сугышы
Дата

25 май20 июнь 1919

Урын

Уфа губернасы

Нәтиҗә

Кызыллар җиңүе, Златоуст операциясенең башлавы

Көндәшләр
ЭККА Россия байрагы Аклар хәрәкәте
Сәргаскәрләр
Георгий Зиновьев
(7 июньгә кадәр)
Михаил Фрунзе
(7 июненнән)
Россия байрагы Михаил Ханжин
Яклар көчләре
29 800 штык һәм кылыч, 408 пулемет, 119 орудие 27 200 штык һәм кылыч, 417 пулемет, 124 орудие
Югалтулар
билгесез билгесез

Уфа операциясеватандашлар сугышы барышында 1919 елның май—июньдә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының акгвардиячеләр көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.

Операция барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Операция барышында Төркистан армиясе көндәшне БүздәкБәләбәйБиккол сызыгыннан Агыйдел елгасына чигендерә. Акларны чолганышка алу өчен кызыллар командованиесе Уфадан төньяктарак һәм көньяктарак һөҗүмнәрне итү турында карар чыгара.

4-7 июненедәге һөҗүм нәтиҗәсендә 25-нче төмәне Кызыл Яр янында, ә 26-нче төмәне Ахлыстин янында Агыйдел елгасы аша чыгалар; Удар төркеме (24-я укчылар төмәне, 2-нче укчылар төмәненең 3-я бригадасы һәм 3-я атлы гаскәр төмәне) дивиязиясе, дошманның каты каршылык күрсәтүе аркасында, Агыйдел аша чыга алмады.

9 июньдә кызылларның 25-нче төмәне Уфаны ала, ә резервтан килгән 31-нче дивизия УфаЧиләбе тимер юлын кисә. 14 июньдә, Агыйдел елгасы аша уңышлы чыгудан соң, Удар төркеме, 25 һәм 26-нче дивизияләре белә бергәләп, шулай итеп акларны чолгап, Архангелга һәм Урманга таба алга китәргә башлаганнар. 19-20 июньдә аклар, тулы чолганыштан сакланып калгач, зур югалтулар чигенәләр.

Сәнгать әсәрләрендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гроза над Белой (режиссёрлар Евгений Немченко, Станислав Чаплин, 1968)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]