Уфа янындагы тимер юл һәлакәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа янындагы тимер юл һәлакәте latin yazuında])
Уфа янындагы тимер юл һәлакәте
Дәүләт  СССР
Вакыт мизгеле 4 июнь 1989
Зыян күрүчеләр саны 623
Үлүчеләр саны 645[1]
Хезмәтләндерүче ССҖБ тимер юллары[d]
Карта

Уфа янындагы тимер юл һәлакәте (баш. Өфө янындағы тимер юл һәләкәте) — 1989 елның 4 июньдә (Мәскәү вакыты буенча — 3 июньдә) Башкортстанның Иглин районында, Әшә шәһәреннән 11 км ераклыкта, Әшә — Олы Теләк аралыгында килеп чыккан Россия һәм ССРБ тарихындагы иң эре тимер юл һәләкәте. № 211 «НовосибирскАдлер» һәм № 212 «Адлер — Новосибирск» пуезлары кара-каршы үтү вакытында якында уза торган «Себер — Урал — Идел буе» газүткәргечендә булган авария сәбәпле барлыкка килгән җиңел күмер-сутудыргыч болытының көчле шартлавы килеп чыккан. 575[2] (икенче мәгълүмат буенча, 645[3]) кеше һәлак булган, шул исәптә 181 бала, 600 дән кеше яраланган булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]