Ушаков ордены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ушаков ордены latin yazuında])
Ушаков ордены
Ил Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Төр орден
Кемгә бирелә диңгез офицерларына
Кем бирә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Шурасы Президиумы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 16 май 1944 ел (контр-адмирал П. И. Болтунов)
Соңгы бүләкләү 1968 ел (Хәрби-Диңгез Флоты академиясе)
Бүләкләүләр саны I дәрәҗә - 47, II дәрәҗә - 194
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк Суворов ордены
Кечерәк бүләк Кутузов ордены

Ушаков ордены ( урысча орден Ушакова) – Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе нең дәүләт хәрби флот бүләге. Россия империясенең җиңелмәс флот башлыгы Ф.Ф. Ушаков исемен йөртә.

1944 елның 3 мартында (Нахимов ордены белән бергә) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Шурасы Президиумы Указы белән кабул ителде.[1]

Рәсем авторлары – 1 нче ранг капитаны Борис Михаил улы Хомич белән архитектор Модест Анатолий улы Шипелевский.

Бөек Ватан сугышы чорында (Кырым ярымутравын һәм Акъярны алман басып алучыларыннан азат итү хөрмәтенә) кабул ителгән орден.

I һәм II дәрәҗәләргә бүленгән. I дәрәҗәлесе – югары дәрәҗә.

Статут.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ушаков ордены белән Хәрби-Диңгез Флоты офицерлары, Ватан өчен яуларда сан ягыннан көчлерәк дошманны җиңәргә ярдәм иткән диңгез сугышларын оста оештырган өчен бүләкләнә.

Тасвирлама.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ушаков ордены 3 өлештән тора. Төп өлеше – платинадан ясалган 5 почмаклы йолдыз. Аңа арттан чылбырлы көмеш ләңгәр беркетелгән. Алтыннан эшләнгән Ушаков барельефлы медальон зәңгәрсу эмаль белән капланган, ул ләңгәргә ике кыскыч ярдәмендә беркетелә. Медальон астында кечкенә урак - чүкечне дәфнә яфраклары ураткан.

II дәрәҗә Ушаков орденында кызыл йолдыз алтыннан, Ушаков барельефы көмештән ясала, медальон зәңгәр эмаль белән каплана. Дәфнә яфраклары юк.

Тарих.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Черников Н.Д. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.

2. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.

3. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.

4. Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.

5. Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.

6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.

7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Тышкы сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://mondvor.narod.ru/OUshak.html

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.
  2. Постановление Верховного Совета РФ от 20 марта 1992 года № 2557-I.