Фагоцитоз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Фагоцитоз (грекча «фагео» — йоту, «цитоз» — күзә­нәк) — күзәнәкнең органик матдәләрнең эре молекула­ларын, хәтта тулы күзәнәкләрне йотуы.

Бу процесста турыдан-туры плазматик мембрана катнаша. Фагоцитоз юлы белән иң түбән төзелешлеләр тукланалар. Умырт­калы хайваннарның кайбер күзәнәкләре генә фагоци­тозга сәләтләрен саклаган. Мәсәлән, кешедә ак кан тәнчекләре — лейкоцитлар. Авыру тудыручы микроорга­низмнарны эләктереп алып, «ашап», алар безне күп кенә инфекцияләрдән саклыйлар.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Н.И. Сонин, "Биология", Казан, «Мәгариф» нәшрияты.