Фатыйх Әмирхан проспекты (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатыйх Әмирхан проспекты (Казан) latin yazuında])
(Фатыйх Әмирхан проспекты битеннән юнәлтелде)
Фатыйх Әмирхан проспекты
Казан
Гомуми мәгълүмат
Ил

Россия

Регион

Татарстан

Шәһәр

Казан

Район

Яңа Савин районы

Озынлык

~4,12 км

Почта индексы

420126, 420103, 420136, 420132[1]

Яндекс. Харитада
Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Фатыйх Әмирхан проспекты (рус. Проспект Фатиха Амирхана) — Казанның Яңа Савин районында урнашкан туры, алты юлаклы транспорт магистрале.

Проспект шәһәр үзәген Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары белән тоташтыра.

Исем чыганагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Проспект татар язучысы Фатыйх Әмирхан хөрмәтенә аталаган.

Урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фатыйх Әмирхан проспекты көньяктан төньякка сузылган; «Миллениум» күпереннән көньягырак башланып, шәһәрэче төньяк тимер юлы (рус. Северный внутригородской железнодорожный ход) өстендәге күпердә тәмамлана.

Сибгат Хәким, Чистай, Четаев, Лаврентьев, Маршал Чуйков, Воровский урамнарын һәм Хөсәен Ямашев проспектын кисеп үтә.

Универсиада алдыннан проспектны реконструкцияләгән, Ямашев проспекты һәм Чистай урамы белән чатларында ике катлы развязкалар төзелгән. Лаврентьев урамы һәм Ямашев проспекты белән чатларда җәяүлеләр өчен переходлар бар.

Проспектта урнашкан объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ак Барс» көрәш сарае — Әмирхан проспекты, 1г
  • «Ривьера» кунакханәсе — Әмирхан проспекты, 1.
  • «Казан Нуры» мәчете — Әмирхан проспекты, 3.
  • Чернобыль авариясе ликвидаторларына һәйкәл — Ямашев проспекты белән чатында
  • Автомобиль базары — Әмирхан проспекты, 48.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Автобуслар: 28, 28а, 35, 35а, 43, 54, 55, 74, 74а, 75, 97
  • Тукталышлар: Сибгат Хәким урамы, Чистай урамы, Четаев урамы, Әмирхан проспекты, Лаврентьев урамы, 39-нче квартал, Маршал Чуйков урамы, Медицина университеты, №132 мәктәбе, Автомобиль базары.[2]

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]