Фёдор Достоевский
| Федор Михайлович Достоевский | |
| Һөнәре | язучы, фәлсәфәче |
|---|---|
| Туу датасы | 11 ноябрь 1821 |
| Туу җире | Мәскәү |
| Гражданлыгы | Русия империясе |
| Милләте | рус |
| Үлем датасы | 9 февраль 1881 (59 яшь) |
| Үлем җире | Санкт-Петербург |
Фёдор Миха́йлович Достое́вский (30 октябрь (11 ноябрь) 1821, Мәскәү, Русия империясе — 28 январь (9 февраль) 1881, Санкт-Петербург, Русия империясе) — рус әдәбиятының иң олы һәм иң танылган язучыларының берсе, фәлсәфәче.
Эчтәлек |
Тормыш юлы [үзгәртү]
Яшь чагы [үзгәртү]
Фёдор Михайлович Достоевский 1821 елның 30 октябрендә (11 ноябрьдә) Мәскәүдә туа. Атасы Михаил Андреевич ярлылар өчен хастаханәдә табип булып эшли. Әнисе сәүдәгәрләр гаиләсеннән була.
Достоевскийга 15 яшь булганда аның анасы үпкә авыруыннан үлә. 1839 елда атасының крестьяннар тарафыннан үтерелүе турында хәбәр килә.
1845 елда аның беренче әсәре «Бедные люди» (тат. Мескен кешеләр) романы дөнья күрә һәм тәнкыйтьчеләрнең һәм укучыларның югары бәясенә лаек була.
Кулга алынуы, "үлем җәзасы" һәм сөрген [үзгәртү]
«Белые ночи» әсәрен бастырганнан соң күп тә үтми, әдип "Петрашевский эше" белән бәйле рәвештә кулга алына. Язучы үзенең бу эшкә катнашы булмавын турында әйтүенә карамастан, аны гаепле дип табалар. Достоевскийны үлем җәзасына хөкем итәләр, ләкин соңгы мизгелдә бу карар сөргенгә алмаштырыла. Ул дүрт еллык сөргенне Омскта үткәрә.
Иҗатының чәчәк атуы [үзгәртү]
1866 елда өч атна эчендә Достоевский «Игрок» романын яза. 1872 — «Бесы» романы, 1873 — «Дневник писателя» (тат. Язучы көндәлеге языла башлый, 1875 — «Подросток» (тат. Яшүсмер), 1876 — «Кроткая» (тат. Юаш хатын-кыз), 1879—1880 — «Братья Карамазовы» (тат. Карамазов туганнар).