Фердинанд Бюиссон
| Фердинанд Эдуард Бюиссон фр. Ferdinand Buisson |
|
| Һөнәре | педагог, җәмәгать эшлеклесе. |
|---|---|
| Туу датасы | 20 декабрь 1841 |
| Туу җире | Париж |
| Гражданлыгы | |
| Үлем датасы | 16 февраль 1932 (90 яшь) |
| Үлем җире | Париж |
| Бүләк һәм премияләре | |
Фердинанд Эдуард Бюиссон (фр. Ferdinand Buisson; 20 декабрь 1841, Париж – 16 февраль 1932) — француз педагогы һәм җәмәгать эшлеклесе.
Биография [үзгәртү]
1879-1896 елларда Франция башлангыч белем бирү директоры. Бюиссон исеме белән XIX гасыр ахырында үткәрелгән реформалар бәйле. Аның иницативасы буенча ике югары гадәти мәктәп оештырыла һәм берничә гуманитар факультетларда педагогика курсларын уку кертелә. 1896 елдан Фердинанд Бюиссон Сорбоннаның педагогика кафедрасын җитәкли. Аның ярдәмендә Педагогия музее оештырыла. 1902-1924 елларда Бюиссон парламент депутаты (радикал-социалистлар фракциясеннән). Ул «Кеше хокуклары лигасы»на нигез салучыларның берсе.
Педагогик эшчәнлек [үзгәртү]
Китапларында, мәкаләләрендә, нотыкларында Бюиссон мәктәпне чиркәүдән аеру турында яза һәм сөйли. Мәктәп курсыннан динне укытуны алып атып, ул бер үк вакытта әхлак программасында «камил зат» — Алла һәм «кешенең Аллага карата вазифалары» дигән аңламнарны кертә.
Нобель премиясе [үзгәртү]
1927 елда «Алман һәм француз халыклары арасында дуслыкны кайтаруга юнәлтелгән эшчәнлек өчен», Бюиссон Людвиг Квидде белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
|
|
|
|---|---|
|
Аристид Бриан / Густав Штреземан (1926) • Фердинанд Бюиссон / Людвиг Квидде (1927) • Фрэнк Келлог (1929) • Натан Седерблюм (1930) • Джейн Аддамс / Николас Батлер (1931) • Ральф Энджелл (1933) • Артур Һендерсон (1934) • Карл фон Осецкий (1935) • Карлос Сааведра Ламас (1936) • Роберт Сесил (1937) • Нансен оешмасы (1938) • ХКХК (1944) • Корделл Халл (1945) • Эмили Болч / Джон Мотт (1946) • ҖХИДШ / ҖХИДАК (1947) • Джон Бойд Орр (1949) • Ральф Банч (1950) |
|
|
Тулы исемлек | (1901—1925) | (1926—1950) | (1951—1975) | (1976—2000) | (2001—2025) |
| Бу сәясәтчеләр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
- Ачыклык тирәнлеге зур булган битләр
- Шәхесләр
- 20 декабрь көнне туганнар
- 1841 елда туганнар
- Парижда туганнар
- 16 февраль көнне вафатлар
- 1932 елда вафатлар
- Парижда вафатлар
- Википедия:Мәкалә төпчекләре
- Викиләштерү мәкаләләре
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Франция сәясәтчеләре
- Франция педагоглары
- Сәясәт эшлеклесе эшләп бетерелмәгән мәкаләләр
- Сәясәтчеләр