Фердинанд Фарсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фердинанд Фарсин latin yazuında])
Фердинанд Фарсин
Туган телдә исем Фердинанд Юныс улы Фарсин
Туган 24 апрель 1930(1930-04-24)
Чистай
Үлгән 2 апрель 2012(2012-04-02) (81 яшь)
Казан
Яшәгән урын Әпсәләмев урамы, Казан[1]
Милләт татар
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре театр артисты

Фердинанд Фарсин — татар сәхнәсенең остасы, Татарстанның атказанган артисты (1968).

Фердинанд Юныс улы Фарсин 1930 елда Чистай шәһәрендә татар театрының танылган шәхесе Юныс Фарсин гаиләсендә туып үсә. Театр баласы буларак, аның театр училищесына юл тотуы һәм 1951 елда Республика татар күчмә театрына килеп репертуардагы төп рольләрдә чыгыш ясавы бик табигый күренеш буларак кабул ителә. Хатыны Люция Фарсина — искиткеч таланты артистка белән бергә хезмәт итәләр. Күчмә театрда пенсиягә чыкканчы – 1981 елга кадәр эшли. Аны халыкка таныткан рольләрнең берсе – Җ. Җаффарлының “Сулган чәчәкләр” трагедиясендә Баһрам образы була.

Аннан соң да нинди генә рольләр уйнамасын, аңа хас шушы сәхнә сөйкемлелеге гомере буена сузыла – ул уйнаган рольләрнең саны 82гә тула. Сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук аңа халык мәхәббәте юлдаш була. Нечкә кичерешләр, тиз тәэсирләнүчән ярсулы табигате Ф. Фарсинны актер буларак тамашачыга тиз таныта. Театр Муса Җәлилгә багышланган спектакль куярга алынгач, бу героик образны иҗат итү аңа ышанып тапшырыла, һәм артист, шагыйрьлек вазифасына тап төшермичә, патриотик рухтагы көрәшче-язучының эчке дөньясын ачуга ирешә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]