Физика өлкәсендә Нобель премиясе
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Физика өлкәсендә Нобель премиясе (инг. Nobel Prize in Physics) — физика фәне өлкәсендә тапшырыла торган абруйлы премия. Бүләк ел саен, 10 декабрь көнне (Альфред Нобель вафат булган көнне) Стокгольм шәһәрендә тапшырыла. Премия лауреатын Нобель комитеты билгели.
Таләпләр [үзгәртү]
Нобель фонды уставына күрә кандидатларны түбәндәгеләр тәкъдим итә ала:
- Король Швед фәннәр академиясе әгъзалары.
- Физика һәм химия өлкәләрендә Нобель комитетлары әгъзалары.
- Физика һәм химия өлкәләрендә Нобель премиясе лауреатлары.
- Нобель фонды уставы билгеләгән галимнәр.
Лауреатлар исемлеге [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
- Рәсми сайт (ингл.)