Фин теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фин теле
Үзисем:

Suomi

Илләр:

Финляндия, Швеция, Эстония, Норвегия, Русия

Рәсми халәт:

Финляндия

Сөйләшүчеләр саны:

7 млн

Дәрәҗә:

52

Классификация
Категория:

???

Урал телләре гаиләсе

Язу:

латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

фин 740

ISO 639-1:

fi

ISO 639-2:

fin

ISO 639-3:

fin

Фин теле́ (үзатамасы suomi, suomen kieli) — фин-угор телләренең балтыйк-фин төркемчәсенә караучы тел. Финляндиянең рәсми теле (швед теле белән беррәттән). Финлядиядә яшәүче 4,7 миллион кешенең (ил халкының 92 проценты) туган теле. Аурупа Берлегенең рәсми телләренең берсе. Швециядә — монда финча якынча 300 000 кеше сөйләшә — рәсми рәвештә милли азчылыклар теле дип танылган. Моннан тыш, фин телендә сөйләшүче кечерәк төркемнәр Норвегия (Финмарк өлкәсе), Русия (Карелия өлкәсе) һәм Эстониядә дә бар.

Фин-угор теле буларак фин теле Европада иң күп таралган индо-герман телләреннән ныкъ аерыла. Шулай да берничә гасыр дәвамындагы аралашу нәтиҗәсендә синтаксисы һәм сүз байлыгы берникадәр тирә-яктагы индо-герман телләренә охшашланган. Фин теленең үзенчәлекләренннән агглютинатив төзелеш, күпсанлы килешләр (барысы 15), катлаулы морфонология (сузыклар гармониясе һ.б.), грамматик җенес категориясе булмауны атарга мөмкин.

Агглютинатив тел булу — фин һәм татар телләре өчен (һәм башка төрки телләр өчен дә) уртак сыйфат.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Википедия

Википедиянең
фин телендә бүлеге бар!
fi:Wikipedia:Etusivu

Калып:АБ телләре Калып:Фин-угыр телләре