Фирдания Гыйльфан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фирдания Гыйльфан latin yazuında])
Фирдания Гыйльфан
Туган телдә исем Гыйльфанова Фирдания Гаяз кызы.
Туган 20 август 1961(1961-08-20)
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы, Зур Мәшләк авылы.
Үлгән 2012(2012)
Милләт татар.
Балалар юк.
Ата-ана
  • Гаяз. (әти)
  • Мәбрүрә. (әни)


Фирдания Гаяз кызы Гыйльфантатар шагыйрәсе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1961 елның 20 августында Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Күрше Котлы Бөкәш авылында белем ала. Мәктәпне тәмамлагач ике ел Казанда Татглавснаб берләшмәсенең исәпләү үзәгендә сәркатип булып эшли.

11 яшендә кичергән операция нәтиҗәсендә Фирдания каты авыруга дучар булып, күрү сәләтен югалта.

Беренче шигырьләре Балык Бистәсе районының «Авыл офыклары» газетасында басылганнан соң Фирдания газетаның актив хәбәрчесе булып китеп төрле бүләкләргә лаек була. 2000 елның 6 июлендә Фирдания Гыйльфан Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте сафларына баса һәм Татарстан Республикасы сукырлар китапханәсенә языла. Шушы вакыттан бирле ул сукырлар китапханәсенең актив укучысына әйләнә, китапханә белән берлектә тыгыз иҗади эшчәнлек алып бара. 2001 елда Казан шәһәренең «Отечество» нәшриятында Фирдания Гыйльфанның «Гомер юлы» исемле шигырьләр китабы басылып чыга. Шагыйрәнең бу беренче китабында сөю, мәхәббәт, туган ил, туган авыл, аның кешеләре турында йомшак, җылы юморга бай шигырьләре тупланган. Шул ук елны бу китап Республика сукырлар китапханәсендә «тавышлы» китап рәвешендә һәм Брайль шрифтында дөнья күрде. Шулай ук Фирдания Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы тарафыннан 2001 елда басылган «Күңел җылысы» шигырьләр җыентыгы авторларының берсе дә әле. Фирданиянең Гыйльфанның шигырьләре Республика сукырлар китапханәсендә басылып чыккан «Минем күңел гөлләр иле» (2003ел), «Есть в памяти мгновения войны» (2010), «Татарстан – минем туган җирем» (2010), «Тукай безнең күңелләрдә» (2011) күрмәүче шагыйрьләрнең коллектив җыентыкларында да урын алды.

2007 елда сукырлар китапханәсендә Фирданиянең төрле елларда язган шигырь һәм җырларын үз эченә «Язмышыма кырыс карашым...» исемле җыентыгы дөнья күрде. Авторның бу җыентына кергән һәм тирән фәлсәфи фикерләр, уй-хисләр белән сугарылган шигырьләрендә туган илгә, туган якка, ата-анасына булган чиксез хөрмәт чагыла, һәр шагыйрь өчен мәңгелек тема булып калган мәхәббәткә дә зур урын бирелә.

2008 елда Татарстан китап нәшриятында Фирданиянең шулай ук төрле еларда язган шигырь һәм җырларыннан торган «Күрше хакы» исеме астындагы җыентыгы басылып чыкты.

2010 елда Республика сукырлар китапханәсенең хезмәткәрләре тарафыннан авторның соңгы елларда иҗат иткән, төрле темаларга караган шигырьләре һәм җырлары тупланып киатапханә басмаханәсендә «Уч төбемә сыя Җиһан!..» дип исемләнгән җыентыгы басылды. Җыентыкны тәшкил иткән шигырьләрнең күпчелегендә күңел көрлеге, саф хисләр, якты хыяллар. Шагыйрә үзенең иҗади җимешләре аша безне тормышны яратырга, аның һәр мизгеленә сөенеп яшәргә чакыра.

Гомумән, авторның шигырьләре укучыны гадилеге, самими сафлыгы, туган җирен, туган халкын яратуы белән җәлеп итә. Шуңа да Фирдания Гыйльфан иҗатына композиторлар еш мөрәҗәгать итә, аның шигырьләренә төрле композиторлар тарафыннан дистәләгән җыр иҗат ителгән. Бу җырлар танылган сәхнә осталары башкаруында Республика радио һәм телевидение каналларында яңгырыйлар. Күп кенә җырларга клип төшерелгән. Фирдания Гыйльфанның шигырь-хикәяләре, республика матбугатында даими басылып тора. Соңгы елларда ул балалар өчен әкиятләр дә иҗат итте. Әлеге әкиятләр шулай ук матбугат битләре һәм радио дулкыннары аша укучыларга барып иреште. Фирдания Гыйльфанның иҗаты төрле конкурс һәм фестивалләрдә дә югары бәяләнә. Алтынчы инвалидлар иҗаты фестивалендә ул лауреат исеме ала һәм Татарстан Республикасы инвалидлар иҗаты үсешенә керткән өлеше өчен диплом белән бүләкләнә. 2009 елда елда узган «Җиңү салюты» исемле күрү буенча инвалидларның үзешчән сәнгате фестивалендә ул «Бөек Ватан сугышы темасын якты чагылдыру» номинациясендә дипломга лаек була. 2010 елда унынчы халыкара «Филантроп» премиясен алу өчен барган конкурста катнашып номинант исеменә лаек була. Әлеге конкурста Фирданиянең Читайда яшәүче күрмәүче шагыйрь Рифкать Гәрдиев тарафыннан тәрҗемә ителгән рус телендәге шигырьләре Рәсәйнең күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри тарафыннан югары рух һәм күңел көрлеге дәлиле дип бәяләнә.

Шагыйрә 2012 елда вафат була. Зур Мәшләк авылы зиратында җирләнгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гомер юлы [Текст]: Шигырьләр / Ф. Гыйльфан.– Казан– 2001.– Отечество.– 68 б.
  • Язмышыма кырыс карашым [Текст] : Шигырьләр / Ф. Гыйльфан .— Казан : РСБС, 2007 .— 159 б.
  • Күрше хакы [Текст]: Шигырьләр / Ф. Гыйльфан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 159 б.
  • Уч төбемә сыя Җиһан!. [Текст] : Шигырьләр [Текст] / Ф. Гыйльфан .— Казан : РСБС, 2010 .— 146 б.

Күрмәүчеләр өчен махсус форматлардагы китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гомер юлы [Шрифт Брайля]: Шигырьләр / Ф. Гыйльфан. — Казан : РСБС, 2001 .— 1 кит.
  • Гомер юлы: Шигырьләр / Êàçàí.: ÐÑÁÑ, 2002.–1 êèò.– Êү÷. ÿç.: Казан.– Отечество.– 2001.
  • Гомер юлы: Шигырьләр / Óêûé М. Ибраһимов.– Êàçàí: ÒÐ ñóêûðëàð Êèòàïõàíәñåíåң «òàâûøëû» êèòàï ÿçó áүëåãå, 2001.– 1 ìôê. (1 ñ 10 ìèí): 4,7 ñì/ñ, 4 þë.– Књч. яз.: Казан.– Отечество.– 2001.
  • Язмышыма кырыс карашым. [Шрифт Брайля] / Ф. Гыйльфан .— Казан : РСБС, 2007 .— 2 кн.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фирдания Гыйльфан: [биографик белешмә] // Кешеләр һәм язмышлар: Татарстан Республикасында яшәүче күрмәүче күренекле шәхесләр турында биобиблиографик күрсәтмә / төз. Г. Хуҗина. – Казан: Татарстан Республикасының сукырлар китапханәсе. – 2003. – Б. 13-16.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]