Фирдәвес Болгарская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фирдәвес Болгарская latin yazuında])
Фирдәвес Болгарская
Туган телдә исем Фирдәвес Хәмит кызы Болгарская
Туган 1919(1919)
Үлгән 2004(2004)
Милләт татар
Һөнәре журналист, мөгаллим, тәрҗемәче
Җефет Әнвәр Бакиров
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Фирдәвес Хәмит кызы Болгарская (1919-2004) — татар журналисты, мөгаллим, тәрҗемәче, Татарстан китап нәшриятынын укыту-педагогик әдәбияты редакциясен җитәкли, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мәгариф һәм матбугат отличнигы, Татарстанын журналистларның берләшмә әгъза.

1999 ел

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗат дәрте белән җәмәгать эшләренә чумып, балалар үстереп үткән кадерле көннәр. Әйе, әти-әнисе артистлар булса да (Гөлсем Болгарская һәм Хәмит Колмәмәт), кечкенәдән үк сәхнә белән хыялланса да, язмыш аны башка юлга алып кереп китә. Педагогия институтын тәмамлагач, Питрәч районының Шәле һәм Күн авыллары мәктәпләрендә укыта, Мәгариф министрлыгында эшли. 5 ел партия эшендә булып, гомеренең төп өлешен Татарстан китап нәшриятында үткәрә. Сәясәт, яшьләр-балалар әдәбияты редакцияләрендә чирканчык алып, 18 ел нәшриятның укыту-педагогик әдәбияты редакциясен җитәкли. Ә редакция 18 кешедән тора. Үзенең балалары кебек якын күргән шул мөхәррирләр белән бергәләп Фирдәвес ханым татар мәктәпләре өчен дәреслекләр, методик әдәбият чыгару өлкәсендә эшли. Хезмәткәрләренең осталыгын үстерә, кыр казлары кебек үз артыннан ияртеп, аларның белемнәрен киңәйтүне үзенә бурыч итеп куя, тәрҗемә осталыгына өйрәтә.

2000 ел

Очкын Шабанова, Эльза Салехова, Ләлә Галиева, Зөмәрә Шaһдалиева, Наилә Мәҗитова, Әлфинур Идрисова һәм башкалар аның кул астында иҗат сәләтләрен арттыралар. Алар беркайчан да Фирдәвес апаларын онытмыйлар, очрашып хәлен белеп торалар.
Фирдәвес ханым менә 56 ел инде, кулга-кул тотышып, бер-беренә ярдәм итешеп, композитор Әнвәр Бакиров белән гомер кичерә. Аларның берсеннән берсе унган, белемле, тәртипле, әти-әниләрен ихтирам итеп яшәүче 4 балалары бар. Барысы да югары белемле, эштә сынатмыйлар. Арада фән кандидаты да, полковник та, методист-укытучы һәм музыка мәктәбе җитәкчесе дә бар. Аларның инде үзләренең дә 8 балалары һәм хәтта 3 оныклары усә. Бу балаларны тәрбияләп үстерүдә Әнвәр Бакировның әнисе Газизә aпa һәм хөрмәтле артистка - Фирдәвес ханымның әнисе - Гөлсем Болгарскаяның ярдәме зур булган.

Үрнәк булырлык пар канатлы гаилә, үрнәк булырлык иҗат-хезмәт юлын үткән парлар алар - Фирдәвес ханым белән Әнвәр әфәнде. Менә шушылай 80 яшькә җитү үзе зур бәхет.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]