Бөек француз инкыйлабы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөек француз инкыйлабы latin yazuında])
(Француз инкыйлабы битеннән юнәлтелде)
Парижлылар Бастилияне штурмлый. Исемсез рәссам.

Бөек францу́з инкыйлабы (фр. Révolution française) — XVIII гасырдагы Франциянең социаль һәм сәяси системасы дучар булган иң көчле үзгәрешләр. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә Франциядәге феодаль «Иске тәртип» бетерелгән һәм ул монархиядән ирекле һәм тигез ватандашлар республикасына әйләнде. Рәсми ораны — «Ирек, тигезлек, бертуганлык».

Инкыйлаб башы. Бастилияне алу.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек француз инкыйлабы 1789 елның 14 июлендә баш күтәргән Париж халкының шәһәр төрмәсен — Бастилияне штурмлап алу белән башланган. Ахыры итеп 1794 елның 27 июлен (Термидориан түнтәрелеш) яки 1799 елның 9 ноябрен (18 брюмер түнтәрелеше) санлыйлар.

Урта гасырлар Европасында феодализм чоры булган, илләр белән хокуклары берни белән дә чикләнмәгән монархлар идарә иткән. Гади халык, аеруча гади авыл халкы, крестьяннар — ярымкол сыйфатында, алпавытларның бернинди хокукы да булмаган милке халәтендә генә, тормыш алып барганнар. Ул заманнарның күп акыл ияләре – мәгърифәтчеләр (Вольтер, Шарль Монтескье, Жан-Жак Руссо, Мабли, һ.б.) җәмгыять үсешен тоткарлаучы мондый сәяси тәртипне, мондый формацияне реформалау, үзгәртү кирәклеге турындагы проблеманы күтәреп, язып чыкканнар. Шундый алдынгы фикерле шәхесләрнең гадел тормыш, бар кешеләрнең дә, аларның сословие вәкиллекләре, социаль хәлләренә карамыйча бертигез хокуклы итү турындагы идеяләре, бар дөньяда иске феодаль тәртипләрне җимерүгә юл ачып җибәргән, кешелек үсешенең яңа эпохасын ачкан Бөек француз инкыйлабына китергән.

Беренче Франция Җөмһүрияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дантон - Франция Җөмһүрияте нигез салучыларының берсе

Инкыйлабтан соң Франция республика дип игълан ителә, яңа Конституция, һәм Француз инкыйлабының иң зур казанышы, һәм әйтергә кирәк, бар кешелек алдындагы иң бөек казанышы, — бар кешеләрне дә, аларның милләтенә, расасына, диненә, җенесенә, социаль статусына карамыйча, тигез хокуклы дип игълан итүче «Кеше һәм ватандашларның хокуклары декларациясе» кабул ителә. Франциядәге вакыйгалар, аеруча бу илнең монархларына мәхкамә үткәрелеп, алар җәзага тартылганнан соң, Европа монархларын, аристократиясен, шул исәптән Россиянекен дә, куркуга төшерә, мең ярым ел буена дәвам иткән «Ходайның үзе тарафыннан урнаштырылган тәртип"не җимерергә җөрьәт иткән бу ил белән Европаның монарх режимнары арасында сугыш башланып китә.

Якобиннар диктатурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Робеспьер (Сатылмас) - Җәмәгать коткару комитеты рәисе, иң кискен инкыйлаб хәрәкәтенең җитәкчесе
Маратның үлеме, Давид рәсеме, 1793

1793 елның мартында инкыйлабка каршы Вандея фетнәсе башлана. Инкыйлаб саклавы өчен Җәмгыять коткару комитеты иң эшлекле Якобиннар тарафыннан (Дантон, Демулен, Робеспьер) оештырыла. Якобиннар үз кулында зур хакимлекне алалар һәм инкыйлабка каршы фетнәсен бастырып Франция Инкыйлабын коткаралар. Тик инкыйлабчылар арасында сәяси көрәш башлана. Шул көрәштә Якобиннар Җирондиләр өстеннән җиңәләр. Күп Җирондиләр кулга алына. Качкан җирондиләр провинциядә фетнәләрне оештыралар.

1793 елның 10 июнендә инкыйлабка каршы фетнәләр бастыру өчен Милли Гвардия көчләрендә таянып Якобиннар диктатураны урнаштыралар.

1793 елның 13 июлендә конвент көндәше Шарлотта Корде тарафыннан иң мәшһүр, сәләтле Якобин инкыйлабчысы - җурналисты Марат үтерелгән. Маратның үтерүенең җавабына Якобиннар Инкыйлаб террорын оештыралар.

"Инкыйлаб үз балаларын ашый" - шушы фикере Якобиннар тулысынча исбатлаганнар. Башта алар гильятин кулланып иң усал үзләренең дошманнарын үтергәннәр, соңрак патшабикәне Мариа-Антуанеттаны, аннары уртача Якобинчыларны да үтергәннәр. Якобиннар җитәкчесе - Робеспьер хәтта үзенең дусларын - Дантонны, Камил Демуленны гильятинга җибәргән. Бөек Террор чоры башланган.

"Инкыйлабның башы бар, инкыйлабның очы юк" - гыйбарәсен Якобиннар һәм аларның эзеннән баручылары исбатлаганнар. Соңрак үтерүчеләр дә үтерелгән булган: Демулен, Дантон һәм үзе Робеспьер.

1794 елның 25 июнендә Бөек француз инкыйлабы сәбәпле Россия империясендә француз тауарларын сату тыела.

Термидориан түнтәрелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1794 елның 27 июлендә Робеспьер җитәкчелегендә инкыйлаби Якобин хөкүмәте Колло д’Эрбуа һәм Баррас көчләре тарафыннан бәреп төшерелгән. Робеспьер башта теш казнасына яраланган булган, ә соңрак гильятинда үтерелгән. Хөкүмәткә Җирондиләр килгән. Термидор яки Милли Конвенты дәвере башланган.

1795 елда роялистлар (патша сөючеләре) тарафыннан Конвентка каршы фетнәсен яшь Бонапарт бастырган.

1795 елның 26 октябрендә Конвент таратып җибәрелгән, Конвент урынына Директория килә. Шулай итеп парламент демократиясеннән Империягә (йомшак диктатура) зур адым булган.

Директориядән Империягә. Инкыйлаб тәмамы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наполеон вакытында французлар монархия илләренең агрессияләренә каршы торып кына да калмыйлар (сугышны «мөртәт» французларны урынына утыртырга ниятләгән Пруссия короле башлый), ә башка халыкларга да коллыктан, монархлар һәм бар казанышлары титуллары һәм фамилияләренең затлыгы гына булган аристократия изүеннән котылырга ярдәм итүгә күчәләр. Шул рәвештә Италия, Испания, Германия илләрендә яңа инкыйлаби режимнар урнаштырыла.

Җөмһүрияткә каршы патшалыкларның берлеге. Наполеон сугышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия, Бөекбритания, Россия империяләре Франциягә каршы берләшмәне төзиләр, «акылсыз» французларны акылга утыртырга маташудан гына чыккан конфликт — гомумевропа сугышына әйләнеп китә.

Наполеон сугышларына карата төрле карашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ватанның бәйсезлеге өчен сугыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наполеон Аустерлиц сугышында җиңгәннән соң бөтен Европа белән диярлек идарә итә башлаган, ләкин Бөекбритания - баш Наполеонның дошманы Европа белән сәүдә итәргә дәвам иттергән. Наполеон Британиягә каршы "Кыйтга камалышы"н игълан иткән, ләкин Россия шушы камалышны танымаган һәм Британия белән сәүдә иткән, ә Россия аркылы инглиз товарлар Европада таралган булган. Наполеон тулы икътисадый камалышны оештырырга ниятләп Россияне һөҗүм иткән. Шулай итеп, Наполеон Россиягә каршы сугышны буйсындыру максатлары белән башлаган.

Шулай итеп, бу караш буенча Наполеон чын агрессор булган, ләкин төрле илләрне буйсындырганда яңа тәртипны керткән.

Шулай итеп, 1812 елгы Ватан сугышы - Россия тарафыннан бәйсезлек өчен сугыш булган.

Искелек яңалык белән көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Либераль карашлары буенча Россия белән Франция арасындагы бу сугыш исә, чынбарлыкта, прогресс белән регрессның, искелек белән яңалыкның (искечә, һаман да коллыкта яшәү тарафдарлары белән яңача, хөр, ирекле тормыш алып бару тарафдарлары арасында), демократия белән тоталитаризмның, ирек белән коллыкның, якты көчләр белән консерватистик кара көчләрнең бернинди компромиссыз көрәшенең соңгы этабы булган.

Әйтергә кирәк: бернинди Наполеонга буйсынган илдә демократик сайлаулар булмаган, анда Наполеонның туганнары һәм иптәшләре патша итеп билгәләнгәннән соң идарә иткәннәр.

Инкыйлаб нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Французлар беркемне дә басып алмаганнар, бары тик ирек, тигезлек, демократия идеяләрен экспортлаганнар гына. Аларның байрагында «Азатлык, тигезлек, туганлык» дип язылган булган, ирек китерүче француз солдатлары «Марсельеза"ны җырлый торган булганнар яуга кергәндә, ә россиянекеләр (шул ук вакытта аларның союздашлары да) — «Боже царя храни"ны. Француз солдатлары ирек өчен, бар кешеләрнең дә тигезлеге өчен үлемгә барганнар, ә рус солдатлары патша һәм Ходайлары өчен («За царя и бога») башларын салганнар. Россиянең, аның союздашларының бу сугышта җиңүе, чынлап та бар Европа, бар дөнья өчен зур әһәмияткә ия, чөнки бу — консерватив көчләрнең җиңүе, вакытлыча гына булса да, тарих тәгәрмәченең алга таба әйләнүен тоткарларга, туктатырга маташу омтылышы.

Түнтәрелештән Икенче Җөмһүриятенә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тик бу монарх режимнары үз максатларына ирешә алмыйлар, Франция — союздашлар штыклары белән анда вакытлыча Людовиклар хакимияте торгызылса да, соңыннан барыбер республика булып кала, аннан соң башка Европа илләрендә дә, шул исәптән Британиядә дә, республикалар, парламент монархияләре төзелә. Яңа дөньяда Француз инкыйлабы идеяләрен, француз республикасы төзелү принципларын өлге итеп алып, заманының иң демократик иле — Америка Кушма Штатлары оеша. АКШ-та заманының иң алдынгы конституциясе һәм «Бәйсезлек декларациясе» кабул ителә.

Бастилия алу көне (14 июль) — Франциянең милли бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Хәзер Франция бишенче Җөмһүрияте булып санала, Беренче Җөмһүриятне Француз Инкыйлабы вакытында игълан ителгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]