Франческо Лентини

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Франческо Лентини

Һөнәре цирк артисты
Туу датасы 18 май 1889(1889-05-18)
Туу җире Розолини, Сицилия, Италия
Ватандашлыгы Италия байрагы Италия Италия
АКШ байрагы АКШ
Үлем датасы 22 сентябрь 1966(1966-09-22) (77 яшь)
Үлем җире Джэксонвилл, Флорида, АКШ

Франческо Лентини(18 май 1889, Розолини, Сицилия, Италия — 22 сентябрь 1966, Джэксонвилл, Флорида, АКШ) — өч аяклы уникум кеше.

Тормышы[үзгәртү]

Франческо Лентини 1889 елның 18 маенда Сицилиядә, гаиләдә 12нче бала булып туа. Аның игезеге бер аяк белән туа, ә Франческо 3 аяк белән. Баштан анардан әти-әниләре баш тарта, аннары апасы. Ул балалар йортына эләгә.

Франческо фикеренчә, 3 аяк – 2 аяктан яхшырак. Ул чабарга, скакалкада сикерергә өйрәнә. 8 яшендә АКШка китеп, циркта эшли башлый. Анда ул «Барнум һәм Бейли», «Кони Айленд» һәм «Буффало Билл шоуы кебек данлыклы циркларда үлгәнче чыгыш ясый.

Франческо Лентини, үзенең тышкы кыяфәтенә карамастан, Терезе Мюррейны кияүгә алып, бәхетле гаилә кора. Аларның 4 сау балалары туа.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]