Фрэнк Абигнейл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фрэнк Уильям Абигнейл-кече

Тулы исеме Frank William Abagnale, Jr
Һөнәре киңәшче, җинаятьләр буенча эксперт
Туу датасы 27 апрель 1948(1948-04-27) (65 яшь)
Туу җире Бронксвилл, Нью-Йорк штаты, АКШ
Әтисе Фрэнк Абигнейл
Әнисе Паула Абигнейл

Фрэнк Уильям Абигнейл кече (инг. Frank William Abagnale, Jr) — документар иминлек һәм җинаятьләр өлкәсендә АКШ эксперты. 1960 елларда башкарган җинаятьләре өчен танылган.

Сәләтле булуы һәм җинаятьләргә якын булуы белән инде 16 яшендә ялган чекларны ясап, аларны АКШ эчендә һәм чит илләрдә акчага алыштыра башлый. Биш ел эчендә ул ясаган ялган чеклар бәясе 2,5 млн долларга җитә һәм 26 илдә тарала. Аны эзләгән хокук яклаучылардан качып, Фрэнк Абигнейл үзен һава ширкәте пилоты, социология профессоры, табиб, адвокат һәм башка һөнәр ияләре булып күрсәтә. Җинаятьячене фәкать 1969 елда Франциядә тота алалар.

АКШка экстрадициядән соң ул 12 ел төрмәгә хөкем ителә. Ләкин вакытыннан алга иреккә чыгарыла — ФБР аны ялган чеклар һәм акчалар эшләүче җинаятьячеләрне тотуда хезмәттәшлек итәргә чакыра. Абигнейл хәзерге вакытта да ФБР Академиясендә лекцияләр укый, эре ширкәтләргә һәм төрле илләр оешмаларына киңәшләр бирә.

Үзенең тормыш юлын һәм башкарган эшләрен ул «Мине тота алсаң, тот» (инг. Catch Me If You Can) исемле автобиографиясендә сурәтли. Аның нигезендә Стивен Спилберг шул ук исемле фильм төшерә. Анда Фрэнк Абигнейл ролен Леонардо ди Каприо башкара.