Фәйзрахманчылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәйзрахманчылар latin yazuında])

ФәйзрахманчыларКазан читендәге өйдә беркемне кертмичә бикләнеп торган мөселман сектасы. Аның җитәкчесе Бохара мәдрәсәсендә һәм Ташкәнт ислам институтында укыган, 1966 — 1971 елларда Ленинград мәчете имамы 1929 елгы Фәйзрахман Саттаров. Ул үзен Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң килгән пәйгамбәр дип игълан иткән. 1996 елны Казандагы Торфяной бистәсендә фикердәшләре сатып алган йортта үзенең дини җәмгыятен туплый.

Җәмгыять асылында тышкы дөньядан тулы изоляция, аскетлык ята. Казанда фәйзрахманчыларның 70-кә якын әгъзасы бар. Шулай ук аларның Чаллы, Лениногорск, Уфа, Әлмәт шәһәрләрендә тарафдарлары бар.

Дөньядан фәйзрахманчылар 2001 елда тулысынча ябылды. Әле 1996 елда сатып алынган мәйданда өчкатлы кәттиҗ, манаралы мәчет, гараж, мунча, дизель электростанция тора. Җәмгыятьтә ата-аналар балалары белән тора.

2012 елның 1 августында фәйзрахманчылар биләмәсе тентелә. Балиг булмаганнар «балалар кайгырту органнары» һәм кораллы кешеләр тарафыннан Русиянең ятимнәр учреждениеләренә озатылган.

2015 елның 12 гыйнварында җитәкчеләре Фәйзрахман Саттаров вафат булган.

Мәхкәмә җәмгыятьне «экстремистик оешма» итеп таныган. 2019 елда 52 яшьлек Гомәр Ганиев, 41 яшьлек Рөстәм Галиев, 61 яшьлек Мөдәрис Ибраһимов, 58 яшьлек Тәлгать Гыйззәтуллин һәм 58 яшьлек Галимҗан Хаҗетдиновны экстремистик дини төркем оештыруда, аңа кешеләр җәлеп итүдә һәм тыелган төркемне финанслау өчен акча җыюда гаепле дип табылды, аларның һәрберсен 5тән алып 7 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм иткәннәр.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]