Фәнис Җиһанша

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнис Җиһанша latin yazuında])
Фәнис Җиһанша
Туган телдә исем Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин
Туган 1 июль 1972(1972-07-01) (51 яшь)
Күәм, Әтнә районы, ТАССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Нурсолтан Назарбаев урамы, Казан[1]
Җиңү проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре актер
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган артисты - 2012 ТР халык артисты - 2023
Марсель Сәлимҗанов премиясе (2019)
Сайт fanis_zigancha
Фәнис Җиһанша

 Фәнис Җиһанша Викиҗыентыкта

Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин (1972 елның 1 июлендә туган) — татар актеры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры, Татарстанның атказанган (2012) һәм халык (2023) артисты, Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы. Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты (2019)[2].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елның 1 июлендә Әтнә районының Күәм авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 1986-1990 елларда Арча педагогия көллиятенә укый, ә 1989-1990 елларда мөгаллимлек эшендә көчен сынап карый. 1990-1995 елларда — Казан сәнгать һәм мәдәният институты студенты (аның укытучылары: СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев). Институтны тәмамлагач, Татар академия театрына эшкә килә.

Инде студент чагында ук Фәнис Җиһанша Камал театры спектакльләрендә катнаша. 1994 елда «Су анасы» фильмында катнаша.

Өйләнгән, ике улы бар. Гаиләсе белән Казанда яши.

Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнис Җиһанша — чын драматик артист, уйнаган образның эчке психологик кичерешләрен тирәнлек белән тамашачыга җиткерә ала. Аңа эчке йомшаклык хас. Камал театрына ул 1995 елда килә. Беренче рольләре — Сукыр патша («Сукыр патша» спектакле), Тригорин — («Акчарлак»), Освальд («Өрәкләр»), Гурман («Урланган мәхәббәт»).

«Гаугалы гаилә»дәге Рокко, «Тартюф»тагы Тартюф, «Яра»дагы Габдулла рольләре артистка киң танылу, тамашачыларның мәхәббәтен алып килә.

Театрдан тыш Фәнис Җиһанша 1999 елдан башлап фильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшендә катнаша, ТНВ каналында балалар өчен тапшыру алып бара, классик татар шагыйрьләре шигырьләрен яздыра, рекламада төшә.

Театрдагы рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камал театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Болакта» Яшьләр театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]