Фәрваз Миңнуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрваз Миңнуллин latin yazuında])
Фәрваз Миңнуллин
Туган телдә исем Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин
Туган 5 август 1934(1934-08-05)
Ишнарат, Арча районы, ТАССР
Үлгән 11 декабрь 1994(1994-12-11) (60 яшь)
Казан, Татарстан
Милләт татар
Әлма-матер Арча педагогика көллияте һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы

Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллинтатар язучысы, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984).

Ул 1934 елның 5 августында Арча районы Ишнарат авылында игенче гаиләсендә туа. Башлангыч һәм җидееллык мәктәпләрендә укый, аннары Арча педагогия училищесында (19501954) һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (19541959) махсус урта һәм югары филологик белем ала. 19591961 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 19611964 елларда ул Казан университеты каршындагы аспирантурада укый, аспирантураны тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан мәдәният министрлыгының сәнгать бүлегендә өлкән инспектор хезмәтен башкара, ә 1965 елның маенда «Казан утлары» журналы редакциясенә кире кайтып, 1976 елның ахырына кадәр анда тәнкыйть бүлеген җитәкли. 1977 елда әдипне Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп сайлыйлар. 1978 елдан ул Идарә рәисенең урынбасары, ә 1984 елның июленнән Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә.

Әдәбиятка Фәрваз Миңнуллин 1960 еллар башында килә. Шул чорда көндәлек матбугатта басылган беренче әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән үзен нечкә зәвыкле, әдәби әсәрне дәлилле рәвештә анализлый һәм аның идея-эстетик кыйммәтен төгәл күрсәтә белгән сәләтле әдәбиятча итеп таныта. Тәнкыйтьченең поэзия, шагыйрьләр турында язган һәм классик әдипләр иҗатына багышланган: “Җыр йөрәктә туа” (Хәсән Туфан), “Чишмәләргә юл ачып...”(Сибгат Хәким), “Узаман” (Галимҗан Ибраһимов), “Ир язмышы - ил язмышы” (Рафаил Төхфәтуллин), “Яшьлекне сагыну” (Мөхәммәт Мәһдиев) кебек мәкаләләре бар.

Фәрваз Миңнуллинның 1975 елда “Якты юллар”, 1983 елда “Прозаның гражданлык йөзе”, 1984 елда “Талантлар юлы”, 1990 елда “Затлылык”, 1994 елда “Балта явызлар кулында”исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган җыентыклары басылып чыкты .

Ул — «Якты юллар» (1975), «Прозаның гражданлык йөзе» (1984), «Талантлар юлы» (1984), «Затлылык» (1989), «Балта явызлар кулында» (1994) исемле китаплар авторы.

Фәрваз Миңнуллин гомуми белем мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары өчен татар әдәбияты буенча дәреслек авторларыннан берсе буларак та билгеле. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә эше белән дә актив шөгыльләнә. Аның тәржемәсендә Герберт Уэллсның «Күренмәс кеше» (1979) һәм Джек Лондонның «Мартин Иден» (1982) романнары басылып чыкты.

Фәрваз Миңнуллин 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1984 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була.

Фәрваз Миңнуллин 1994 елның 11 декабрендә вафат була һәм туган авылында җирләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез — 2 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.