Фәрит Габдрәхим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Габдрәхим latin yazuında])
Фәрит Габдрәхим
Туган телдә исем Фәрит Ибраһим улы
Туган 8 гыйнвар 1933(1933-01-08) (91 яшь)
Арслан (Бүздәк районы)
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Фәрит Габдрәхим (Фәрит Ибраһим улы Габдрәхимов) — Башкортстанда яшәүче татар шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре .

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елның 8 гыйнварында Башкортстанның Бүздәк районы Арслан авылында туа. Октябрьский нефть техникумын, Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген тәмамлый. Әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап аяк баса. Хезмәт юлын колхозда башлый, төзелештә эшли, мәктәптә укыта. Әдәби иҗатка тартылу аны 1965 елда Туймазы шәһәр газетасы редакциясенә алып килә. Шигырьләре алтмышынчы еллар башында газета-журнал битләрендә, Уфада чыккан «Яшь көчләр» альманахында басылып чыга.

Фәрит Габдрәхим 1969 елдан 1994 елга чаклы, ягъни лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, «Кызыл таң» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрьнең лирик герое — бай рухлы, көчле, горур шәхес. Ә соңгы елларда ул төп игътибарын милли әсәрләр иҗат итүгә юнәлтә. Аның күп кенә шигырь-поэмалары дәһшәтле чорларны кичкән халкыбызның ачы язмышын ачуга, рухи ныклыгын гәүдәләндерүгә, бүгенге аяныч хәле һәм киләчәге турында тирән уйлануларга багышлана.

Мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982). 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йөрәк уты: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1971. Җирдәге йолдызлар: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1975.
  • Анкетага кермәгән юллар: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1978.
  • Алтын туй: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1982.
  • Күңел күзе: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1985.
  • Гашыйклар, Сезгә генә: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1988.
  • Кичер мине: шигырьләр. — Уфа: Китап, 1995.
  • Синең белән мин: шигырьләр. — Уфа: Китап, 2000.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәхмүт X. Табигатьтә бары да табигый // Ватаным Татарстан. — 1983. — 15 гыйнв.
  • Рәкыйпова С. Чын кешеләрнең берсе // Кызыл таң. — 2003. — 8 гыйнв.
  • Мөлеков М. Гомер сәфәре // Кызыл таң. — 2003. — 8 гыйнв.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]