Фәрхәт Мостафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фәрхәт Мостафин

Уразавыл сабантуенда, 21.6.2008
Тулы исеме Фәрхәт (Фәргать) Әхәт улы Мостафин
Һөнәре классик көрәш
Туу датасы 7 сентябрь 1950(1950-09-07) (63 яшь)
Туу җире Мәскәү
Ватандашлыгы СССР байрагы ССРБ->Русия байрагы Русия Федерациясе
Милләте татар
Балалары Алия Мостафина, Наилә Мостафина
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спортчысы (1975), Русия атказанган тренеры (2000)

Мостафин Фәрхәт Әхәт улы – танылган көрәшче (грек-рим өслүбе). СССР атказанган спорт остасы (1974). СССР чемпионы (1972-74, 1981), Европа чемпионы (1974, 1976), дөнья чемпионы (1974-75). Монреальдагы Олимпия уеннарының (1976) бронза медале иясе. 57 кг кадәрге категориядә чыгыш ясый.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү]

Фәрхат Мостафин 1950 елны Мәскәүдә дөньяга килгән. Атасы Әхәт һәм анасы башкалага Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районына караган Рбишча авылыннан күчеп киләләр.

Спорт белән шөгыльләнүен тәмамлагач, тренерлык эшенә кереп китә. Көрәш буенча ЦСКА клубын һәм Русия җыелма командасын тренерлык итә.

Мәскәү өлкәсендә яши. Ел да уза торган Мәскәү сабантуенда көрәш бәйгесен хөкемдарлык итә. Халыкара категорияле спорт хөкемдары. Билбаулы көрәш ярышларын хөкемдарлык итә. Билбаулы көрәш Дөнья һәм Русия чемпионатларында баш хөкемдар булып тора.

Ике тапкыр Дөнья чемпионы булып кайткан кызын аэропортта каршы алу, 2010 ел