Халыкара сәүдә палатасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Халыкара сәүдә палатасы яки ХСП (инг. International Chamber of CommerceICC) — бизнес алдында торган иң актуаль мәсьәләләрне чишү максатын куйган бәйсез табышсыз халыкара оешма. Бүгенге көндә 140 илдәге меңнәрчә ширкәтләр һәм ассоциацияләрне берләштерә. 1919 елда нигезләнә. Штаб-фатиры Париж шәһәрендә урнаша.

ХСП даими рәвештә БМО, Халыкара сәүдә оешмасы, Халыкара банк һәм башка халыкара оешмалар белән тирән хезмәттәшлектә тора. Алар өчен киңәшләшү органы вазифаларын башкара. Төрле илләрдә Халыкара сәүдә палатасының төрле милли комитетлары эшли (мәсәлән, ICC Russia, ICC Georgia һ.б.).

1923 елдан башлап, оешма карамагындагы Халыкара арбитраж мәхкәмәсе эшли.


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә