Харбин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Харбин
Байрак
Байрак
Ил Кытай
Провинция Хэйлунцзян
Координаталар 45°45′0″ т. к. 126°38'0" кч. о. (G)
Нигезләнде 1898
Мәйдан 7 068 км²
Рәсми тел инглиз теле
Халык саны 10 635 971 кеше (2010)
UTC UTC+8
Телефон коды +57 451
Почта индексы 150000
Рәсми сайт ссылка
Харбин (Җир)
Red pog.png
Harbin montage.png

Харби́н (哈爾濱|哈尔滨, Hā'ěrbīn, Хаэрбинь) — Хэйлунцзян чик буе Кытай провинциясенең административ үзәге. Кытайның төньяк-көнчыгышында урнашкан иң зур шәһәрләрнең берсе. Халкы алты миллион кешегә якын, шәһәр янындагыларны да исәпкә алсаң — ун миллион.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Кытай-Көнчыгыш тимер юлын төзегән вакытта нигез салынган Харбин шәһәре кайчандыр Русиянең Кытай территориясендәге бер өлеше була. ХХ йөз башларында Ерак Көнчыгышта сәүдә белән шөгыльләнгән татарларның үз эшләрен юлга куя алуларын ишеткән яшьләрнең кайберләре авылларын ташлап Ерак Көнчыгышка киләләр һәм шулай итеп, анда татар районнары барлыкка килә башлый. Манчжуриянең мәдәният һәм сәүдә үзәге булган Харбин шәһәрендә дә бер татар районы корыла һәм анда мәчет, мәктәп төзелә, әдәби түгәрәк тә корыла. Бу эшләрне оештыруда күп хезмәтләр куйган кеше Гыйнаятулла мелла булган. Татар мәхәлләсе елдан-ел үсә, көчәя барган, чөнки 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң килгән качаклар да шушында урнашып калырга тырышканнар. Шулай итеп, Харбин шәһәре илләреннән аерылган татарларның мәркәзенә әверелгән.

1949 елда бөтен Ерак Көнчыгыш һәм Харбин коммунистлар кулына күчә. Русиядән күчеп киткән мөһәҗирләрнең дә хәлләре начарлана, чөнки алар арасында кулга алулар, ә кулга алынганнарны Русия төрмәләренә озату башлана. Мөһаҗирләр моннан котылу юлын яки төрле илләргә качу юлларын эзли башлыйлар, чөнки һәр киләчәк көн аларга куркынычлар һәм малларын югалту белән яный иде.

Чыганак[үзгәртү]