Хасэкура Цунэнага

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хасэкура Цунэнага latin yazuında])
Хасэкура Цунэнага Римда

Хасэкура Рокуэмон Цунэнага (яп. 支倉六右衛門常長; 15711622) — самурай, Аурупада илчелек вазифасы белән булган беренче япон.

1613 елда Сэндай шәһәре идарәчесе Датэ Масамунэ аны Аурупага сәүдә һәм сәяси мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан җибәрә. Илчелек Тын океанны кичеп, Мексиканың Акапулько шәһәренә җитә, аннан Мадрид белән Римга бара. Аның сәяхәте тулаем 7 ел ала.

Япониядән Аурупага илчелек киләсе тапкыр фәкать 200 ел соңрак, 1862 елда гына була.