Хат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Заманча хат.

Хат — тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул — учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә.

Шәхси хатларның төп бүлекләре[үзгәртү]

  1. Сәламләү өлеше, мөрәҗәгать итү.
“Исәнме, кадерле әнием!”
“Исәнмесез, хөрмәтле укытучым Динә апа!”
“Исәнме, якын дустым Ирек!”

Болай да башланырга мөмкин:

“Хәерле көн, газиз әнием!”
“Хәерле кич, дустым Нурия!”
  1. Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу.
“Хәлләрегез ничек? Исән-сау гына яшисезме? Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?”
  1. Үз тормышыңдагы вакыйгаларны язу. Кызыклы һәм әһәмиятле очракларны тасвирлау.
“Мин исән-сау. Әйбәт кенә укыйм. Мәктәптә бик күңелле: дәресләр кызык үтә, түгәрәкләр һәм кичәләр була. Күптән түгел генә “Су буенда” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.  
 Тамашачылар бик ошаттылар.”
  1. Йомгаклау өлеше, саубуллашып, исемеңне, хатның язылу датасын кую.

Шәхси хатларга җавап язу – тәрбиялелек билгесе, ләкин җавап таләп итмәүче хатлар да була. Искә төшерү, хәбәр итү (уведомление), раслау, кисәтү, чакыру, тәбрикләү, гарантия бирү, мәгълүмат бирү хаты шундыйлардан. Болай бүлү шартлы рәвештә генә, чөнки бер үк хат сорауны да, искә төшерүне дә, чакыруны да үз эченә алырга мөмкин.

Хатларның эчтәлеге бик күптөрле: яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, үтенү, нәрсәдер эшләргә кушу, сорашу-белешү, укылган китап турында фикер алышу һ. б.

Төркемнәр[үзгәртү]

Функциональ билгеләренә карап, хатларны түбәндәге төркемнәргә бүләләр:

  • күмәк хатлар
  • шәхси хатлар
  • матбугат хатлары
  • ачык хатлар
  • циркуляр хатлар

Хатсыман әсәрләр[үзгәртү]

Хат формасында язылган әдәби әсәрләр дә була. Мәсәлән, Фатих Кәримнең «Пионерка Гөлчәчәккә хат», Һади Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмалары, Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте.

Хатның адресын язуга таләпләр[үзгәртү]

  • адресатның фамилиясе, инициаллары;
  • урам исеме, йорт, фатирның тәртип саны;
  • торак пункт атамасы (шәһәр, бистә һ.б.);
  • өлкә, край, республика исеме;
  • почта индексы.

Чыганаклар[үзгәртү]