Хезмәт кенәгәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хезмәт кенәгәсе latin yazuında])

Хезмәт кенәгәсе — рәсми шәхси документ; ССРБда, Өченче рейхта, АДҖда һәм Болгариядә киң таралган булган. Әлеге вакытта БДБ илләрендә кулланыла.

Ул кеше тәүге эшкә урнашканда тутырыла һәм кадрлар бүлегендә саклана. Анда кешенең хезмәт юлы турында тулы мәгълүмат бирелә. Моннан тыш, аңа шәхси мәгълүматлары – исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган елы һәм көне, белеме, һөнәре һәм белгечлеге дә теркәлә. Барлык үзгәрешләр һәм эшкә алучы белән мөнәсәбәтләре турында мәгълүматы хезмәт кенәгәсендә теркәләр һәм кадрлар бүлеге җаваплы хезмәткәре имзасы белән раслана. Эштән бушату хакында язмалары ватандашның шәхси имзасы белән расланырга тиеш. Эштән чыгару һәм башка эшкә күчү очракта хезмәт кенәгәсе ватандашның кулына бирелә, яңа оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрне урнаштурган очракта аның кадрлар бүлегенә тапшырыла.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]