Хивә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хивә latin yazuında])

Хивә (үзб. Xiva, фар. خیوه хивәһ) — Үзбәкстандагы Хәрәзем вилаятенең шәһәре, Хивә районының мәркәзе. Пәлван каналында Үргәнеч тимер юл станциясеннән (Чарджоу — Бейнеу сызыгында) көньяк-көнбатыштарак 30 км ераклыкта урнашкан.

Археологик мәгълүматлар караганда безнең чор башында нигезләнгән. Борынгы Хәйвәк коесы исеме буенча атаган (XVIII гасырга кадәр Хивәк дип атаган). IV гасырның башыннан Харәзем дәүләте эчендә. 712 елда гарәпләр аны яулап алдылар, 1221 елда — монголлар, 1388 елдаАксак Тимер. XVI гасырдан 1920 елга кадәр Хивә ханлыгының башкаласы. 1740 елда шәһәрне фарсы Надир шаһ җимерелде. 1873 елда Хивәне рус гаскәрләре алдылар, һәм Хивә ханлыгы Россия империясенең протектораты булган. 1920 елдан Харәзем Халык Совет Республикасының башкаласы. 1924 елдан Үзбәкстан ССР эчендә район мәркәзе (1938 елдан Харәзем өлкәсендә). Шәһәрдә мамык чистарта торган, керамика заводлары төгү һәм сувенир фабрикалары, кәләм комбинаты. Авыл хуҗалыгы техникумы, медицина һәм педагогика училищеләре. Халык театры.

Хивә — Харәзем архитектурасының шәһәр-музее (күбесенчә XIXXX гасыр башы). Ичан-кальга (шәһристан, 1968 елдан архитектура тыюлыгы) һәм Дишан-кальга (рәбат) — XIX гасырның каралтылары белән Көһнә Арк ныгытмасы, Җомга мәчәте (XI–XIX гасылардагы уеп рәсем ясалган агач баганалар), Сәйед-Аллауддин төрбәсе (1303, майолика кабер ташы), кирмән капкалары, дини һәм дөньяви йортлар ансамбльләре, шул исәптән Таш-Хаулы (18301838) һәм Нуруллабай (19041912) сарайлары, Аллаколы хан комплексы (1834 елдагы мәдрәсә, 1830 еллардагы базар һәм кәрван-сарай), Мөхәммәд-Әмин хан ансамбле (1851/52, мәдрәсә, Кәлтә-Минар манарасы), күпсанлы мәдрәсәләр (Мөхәммәд-Рахим хан, 1871), төрбәләр (Пәһлеван МәхмүдXIV гасырның Пәһлеван Мәхмүд кабере янындагы XIX гасырның коңгырат ханларының төрбәсе), мунчалар, кәрван-сарайлар, базарлар, гадәти торак йортлар (уеп рәсем ясалган агач баганалар һәм ишекләр, майолика тышлыклары). Халык сәнгать һөнәре (агачта уеп ясау, керамика, бакырда бизәк төшерү), келәм төгү.

Халык саны
1939[1]1959[2]1970[3]1979[4]1989[5]1 гый 20052017
14 42617 46024 13930 97340 00155 568105 300

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. СССР җанисәбе (1939)
  2. СССР җанисәбе (1959)
  3. СССР җанисәбе (1970)
  4. ССҖБ җанисәбе (1979)
  5. СССР җанисәбе (1989)