Хизбут-тәхрир әл-Ислами

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

"Хизбут-тәхрир әл-Ислами" — сәясиләшкән дини фирка.

Тарих[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

1953 елда Фәлистиндә барлыкка килә. Аңа Тәхиетдин Нәбәхәни нигез сала. Фирка пирамида формасында өлешләрдән тора. Иң түбәндә — атнага бер укыту алып баручы мөшриф җитәкчелегендәне түгәрәк. Партиягә кандидат кабул иткәндә ул партия серләрен сатмыйм дип ант бирә. Әгъзаларның матди хәленә бәйле рәвештә һәр әгъза кертем түли. Җыелган акча техник чараларга, хезмәт хакы, әдәбиятне нәшер итүгә һ.б. китә.

Җитәкчелек[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Фиркане Тәхиетдин Нәбәхәни оештыра.Ул аның беренче җитәкчесе була.1979 елдан фиркане Габдел Кадим Заллум җитәкли.2003 елда идарә Ата Әбү Рәшиткә күчә.

Эшләре[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Максатлары[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

  • Бөтен дөнья мөселманнарын берләштергән бер дәүләт төзү.

Таралышы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Фирка Иордания, Тунис, Күвәйт, Фәлистыйн, Көнбатыш Аурупада киң таралган. Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда һ.б. илләрдә дә әгъзалары һәм оешмалары бар дип санала.

Русиядәге халәте[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

2003 елда бу фирка Русиядә рәсми рәвештә тыелган.