Хикмәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хикмәт latin yazuında])

Хикмәт (гарәпчәбелем, фәлсәфә) — Шәрык әдәбиятларында кече күләмле дидактик лирик жанр. Асылында аңлаешлы, үтемле, афористик формада акыллы, гыйбрәтле сүз әйтү, мәгънәле хәлне гәүдәләндерү ята. Гадәттә әхлакый-фәлсәфи характерда була.

Хикмәтләрнең күпчелеге тезмә шәкелендә. Әмма әдәбиятта проза һәм шигырь катнаштырып язылганнар да очрый.

Мәүлә Колыйның барлык шигырьләре диярлек хикмәт жанрында дип санала. Акмулла, Дәрдемәнд һәм башка шагыйрьләр иҗатларында очрый.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.