Хлор

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
S Хлор / Chlorum (Cl) Ar
Атом номеры 17
Матдәнең тышкы күренеше Chlorine-sample-flip.jpgЯшел газ
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
35,4527 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 100 пм
Ионизация энергиясе
(беренче электрон)
1254.9(13.01) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе [Ne] 3s2 3p5
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 99 пм
Ион радиусы (+7e)27 (-1e)181 пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
3.16
Электрод потенциалы 0
Оксидлашу дәрәҗәсе 7, 6, 5, 4, 3, 1, −1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык (при −33.6 °C)1,56 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 21.838 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 0.009 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 172.2 K
Эрү җылылыгы 6.41 кДж/моль
Кайнау температурасы 238.6 K
Парга әйләнү җылылыгы 20.41 кДж/моль
Моляр күләм 18.7 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше орторомбик
Рәшәткә параметрлары a=6,29 b=4,50 c=8,21 Å
Дебай температурасы -- K


CI 17
35,4527
[Ne]3s23p5
Хлор

Хлор – (лат. Chlorum), Менделеевның периодик таблицасының VII төркемендә, 17нче санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 35,453; галогеннар гаиләсенә керә. Нормаль шартларда сарылы-яшелле газ.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Хлорны беренче тапкыр 1774нче елда, хлорид кислотасы белән МnO 2 пиролюзитын реакөиягә кертеп, К.Шееле таба. 1810нчы елда Г.Дэви Шеели тапкан матдәнең элемент булганын ачыклый һәм аны chlorine (грекча chloros – сары-яшел) дип атый. 1813нче елда Ж.Л. Гей-Люссак бу элементны хлор дип атарга тәкъдим итә.

Табигатьтә таралышы[үзгәртү]

Хлор табигатьтә кушылмаларда очрый. Җир кабыгында ул масса буенча 1,7 * 10-2%, вулкан токымнарында – гранитта 2,4 *10-2%. Ион хәлендә хлор Бөтендөнья океанында да бар(1,93%). Хлорның 97 минералы билгеле.

Физик һәм химик үзлекләре[үзгәртү]

Хлор 34,05 С та кайный. 101 С та эри. Эрү җылылыгы – 90,3 кДж/кг; парьясалу җылылыгы 288 кДж/кг; даими басымда җылысыешлыгы 0,48 кДж/(кг*К).

Атомының тышкы электрон конфигурациясе Зs 2 3р 5.

Хлор химик яктан бик актив, ул барлык металлар (кайсыберләре белән дым булганда яки җылытканда) белән диярлек һәм неметаллар (азот, углерод, кислород, инерт газлардан башка) белән , сульфидлар барлыкка китереп, кушыла. Селтеле металлар, дым булганда, хлор белән ялкын чыгарып тәэсирләшәләр.

Кулланылышы[үзгәртү]

Хлорның төп өлешен органик һәм неорганик кушылмалар җитештерү өчен кулланалар. Шулай ук целлюлоза һәм тукымаларны агарту өчен дә хлор кулланыла. Хлорны медицинада һәм суны чистарту өчен дә кулланалар.