Хоккей
Хокке́й (инг. Hockey) — такымлы уен төрләренең бер вәкиле. Уенда ике такым каты, түгәрәк тупны яки шайбаны көндәш такымның капкасына кәшәкә ярдәмендә кертергә тиеш. Һәрбер такымда капканы туптан яки шайбадан саклап торган капкачы була.
Эчтәлек |
[үзгәртү] «Хоккей» сүзенең мәгънәсе
Бу хакта төрле фикерләр бар. Ләкин иң билгелеләре - Британия һәм Канада версияләре.
[үзгәртү] Британия версиясе
Британия чыганаклары «хоккей» терминының килеп чыгышын «хауки» яки «хоки» сүзе белән бәйли. Урта гасырларда Англия графлыкларының күбесендә уңыш җыю бәйрәмнәре нәкъ шулай аталган. Әлеге бәйрәмнәрдә үткәрелгән уенның максаты тупны кәкре таяклар белән көндәшләр зонасына кертү булган. Шунысы кызык: бүгенге көндә дә АКШның көньяк штаты эшчеләре хокки - җир сөрү өчен җайлаштырылган чапкыга охшаш инструмент кулланалар.
[үзгәртү] Канада версиясе
Канадалылар исә бу мәсьәләгә карата башка ике төрле карашта торалар. Шуларның беренчесе буенча, «хоккей» сүзе мохауклар теленнән алынган. Кай-чандыр алар чирәмдә шуңа охшаш уен уйнаганнар. Ул «хогий» дип аталган һәм «авырта» дигән мәгънәне белдергән. Баксаң, бу уенда җиңелгән як җәзалауга дучар булган икән. Канадада кабул ителгән версияләрнең икенчесе гадирәк һәм күпләргә таныш. Ул «хоккей» сүзенең килеп чыгышын «көтүченең кәкре башлы таягы» дигән мәгънәне аңлаткан борынгы француз сүзе «хокэ»га кайтарып калдыра.
[үзгәртү] Хоккейның төрләре
- Шайбалы хоккей — бозда шайба дип аталучы 168-граммлы резин диск белән уйнала. Нигездә бу уенны шайбалы хоккей дип түгел, ә бары тик хоккей дип атыйлар. Уенның ватаны буларак Канада санала. Бу уен Россиядә, Канадада, АКШда, Скандинавия илләрендә, Чехиядә, Словакиядә, Германиядә, Швейцариядә, Украинада, Белоруссиядә, Казахстанда һәм Латвиядә аеруча популяр.
-
- Инлайн-хоккей — роликлы тимераякларда уйналучы хоккейның аналог хоккея с шайбой, играемый на роликовых коньках.
- Өстәл хоккее
- Чирәм хоккее — чирәмдә яки башка тигез өслектә кечкенә, каты туп белән уйнала. Австралиядә, Һиндстанда, Пакьстанда һәм Малайзиядә аеручы популяр.
- Туплы хоккей — бозда кечкенә, каты туп белән уйнала. Россиядә, Швециядә, Финляндиядә һәм Норвегиядә аеруча популяр.
-
- Туплы мини-хоккей (ринк-бенди) — шайбалы хоккей мәйданчыгында уйнала торган туплы хоккей.
[үзгәртү] Чыганаклар
- Чемпион булу серләре: хоккей/ авт-төз. Г.Сибгатова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. - 71 б.: рәс. б-н.
[үзгәртү] Шулай ук карагыз
|
|
|---|
| Баскетбол • Бейсбол • Волейбол • Гандбол • Регби • Футбол • Хоккей |