Хунну

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Б.э.к. як. 250 елда Монголия, Көнбатыш Манчжурия (рус), Тарим иңкүлеге (рус), Көнчыгыш Казакъстан, Көнчыгыш Кыргызстан, Кытайның Эчке Монголия (рус) һәм Ганьсу (рус) провинцияләренең җирләрен каплаган хуннулар территориясе (яшел)

Хунну (шулай ук сөннәр, ингл.Xiongnu, кыт. 匈奴, пиньинь:Xiōngnú, Уэйд-Джайлс системасы: Hsiung-nu; Урта кытайчадан (рус)Гуангун”: [xi̯woŋ˥˩nu˩|]) - дәүләт яки конфедерацияны булдырган борынгы күчмә халык.[1]Хунну монгол теленнән тәрҗемәдә кешеләр, халык дигәнне аңлата. Башлыкларын шаньюй титулы белән билгеләгәннәр.

Хуннулар турында мәгълүматның күпчелеге Кытай чыганакларыннан килә. Аларның титул һәм исемнәре турында мәгълүмат аларның телләренең кытайчага транслитерацияләрдән чыга.) Б. э. к. 9 гасырларда хунну хәзерге Үзәк Монголия һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Вакытлар үтү белән, аларда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәреп, б. э. к. 2 гасырда Модэ ярымфеодаль дәүләт оеша. Тагын вакыт үтү белән дәүләт икегә ярыла.

Тарих галимнәре арасында хуннулар эченә төрки телле күчмә кабиләләрне керү-кермәве һәм аларның һуннарның борынгы бабалары булу-булмаулары турында уртак фикер юк.

Чыгышлары[үзгәртү]

Б.э.к. 2 гасыр азагында - 1 гасыр башында яшәгән Сыма Цянь (рус) исемле кытайлы галименең Бөек тарихчы язулары (рус) хезмәтенә кергән Хань династиясе заманындагы хуннуларга хас вакыйгаларны тасвирлавы аларның тарихын риваятьләрдән билгеле булган Ханьнарга кадәр мең ел элек яшәгән Чунуей исемле Кытай хакимнәренең Ся династиясеннән (рус) чыккан борынгы бабаларына тоташтыра.[2]

Классик кытай галиме һәм Нанкин император университетының (рус) беренче президенты Вэй Чжао (204273) хәбәр иткәненчә: “Хань династиясе заманаларында (б.э.к. 206 - б.э. 220 елларда) алар (Һуннар) хунну 匈奴 дип йөртелә иде, шул ук халыкка en:Hunyu 葷粥 итеп дә дәшәләр иде. Шулай ук, Xunyu 獯粥 аларның борынгы бабалары булган Чунуей 淳維 исеменең башка бер транскрипциясе генә”.[3][4]

Алтернатив мәгълүмат[үзгәртү]

Кытайлы чыганакларда аз күләмдә сүзләр (күпчелектә титуллар һәм шәхси исемнәр) саклану сәбәпле, хуннуларның этник чыгышы турында төрле гипотезалар барлыкта. Галимнәрнең төрле тәкъдимнәре арасында - монгол, төрки, енисей,[5][6] тохар (рус), һәм урал телле төркемнәр булулары .[7] Аларның тәңречелеккә ышанулары ихтимал.[8][9] Һуннарның исеменең охшашлыгы нигезендә аларны хуннулар белән бәйләү һәм соңгыларның вариcлары дип атау теләге күзәтелсәдә, ышанычлы диләлләр юк.[6][10]

Б.э.к. 3 гасыр кытай чыганаклар б.э.к. 209 елдан соң лидеры булган Мөде хан хәкимияте астында империя булдыруын хәбәр итә.[11] Б.э.к. 2 гасырда Юэчжиларны (рус) җиңгәч, хуннулар Үзәк һәм Көнчыгыш Азия далаларында доминант көчкә әвереләләр. Бүген Көньяк Себер, Монголия, Көнбатыш Манчжурия, һәм Кытайның Эчке Монголия, Ганьсу һәм Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы провинцияләре территориясендә актив булалар. Иртә Кытай династияләре белән мөнәссәбәтләре каршылыклы була – яңадан-яңа хәрби конфликт һәм интригалар, бүләкләр, сәүдә һәм никахка төзелгән килешүләр белән алмашынып бара.

Хронология[үзгәртү]

як. б.э.к. 700–209:

б.э.к. 244: Хуннулар беренче тапкыр язуда телгә алына

б.э.к. 221:

б.э.к. 215:

Көчләнү[үзгәртү]

б.э.к. 209:

б.э.к. 208?:

б.э.к. 202:

б.э.к. 200:

Як. б.э.к. 200–140:

б.э.к. 176: ?:

б.э.к. 162:

б.э.к. 158:

Зәгыйфьләнү[үзгәртү]

б.э.к. 140 кадәр:

б.э.к. 140–87:

б.э.к. 138–126:

б.э.к. 133:

б.э.к. 133–119:

б.э.к. 119:

б.э.к. 119–104:

б.э.к. 104–87:

б.э.к. 104–100:

Бүленү:

Беренче эчке сугыш, б.э.к. 60: тәхеткә ике көндәш.

б.э.к. 51: Зәгыйфлерәк ягы көньякка таба күчә һәм кытайлылар яклавы астында яши башлый.

б.э.к. 43: Көньяк хуннулар төньяклыларны җиңә һәм империяне берләштерә.

Икенче эчке сугышы:

47 ел:

83 ел: Төньякта буталчыклар.

87 ел: Сяньби дәүләте (ингл.) төньяк хуннуларның башлыкларын үтерә, кабиләләр көньякка таба кача.

89 ел: Хань, Сяньби дәүләте һәм көньяк хуннулар төньяк хуннуларны җиңә (ингл.), калганнары төньякка кача. Күп халкы Сяньби дәүләтенә кушыла.

155 ел: Төньяк хуннуларның соңгы сүзгә алынуы. Төньяк регионнары хәзер тулысынча Сяньби дәүләте контроле астында.

47 елдан соң Көньяк хуннулары кытайлыларның чикләре буенда яшиләр, тарафдар, буйсынучы халык яки чик сакчылары буларак көн күрәләр һәм кытайлылар белән никахлашалар.

220 елда Хань династиясенең юкка чыгуы белән, хунну калдыклары Төньяк Кытай җирләрендә күп санлы кыска гөмерле дәүләтләрне оештыралар. Аерым халык буларак хуннулар 5 гасырга таба юкка чыгалар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Ebrey, Patricia Buckley (2nd edition, 2010). The Cambridge Illustrated History of China. Cambridge University Press. p. 69. Калып:Hide in printКалып:Only in print. http://books.google.com/?id=vr81YoYK0c4C&pg=PA69&dq=%22Xiongnu+Confederation%22#v=onepage&q=%22Xiongnu%20Confederation%22&f=false. 
  2. Sima, Qian; Burton Watson (1993). Records of the Grand Historian. Columbia University Press. pp. 129–162. Калып:Hide in printКалып:Only in print. 
  3. Wei Zhao et al., "Book of Wu", p. 2849
  4. Lin Gan 林幹, "Xiōngnú shǐliào huìbiān 匈奴史料彙編", Vol. 1, p. 1, Beijing, Zhonghua Shuju, 1988
  5. Adas 2001: 88
  6. 6,0 6,1 Beckwith 2009: 404-405, nn. 51-52.
  7. Di Cosmo, 2004, pg 166
  8. Yuri Pines, The Everlasting Empire: The Political Culture of Ancient China and Its Imperial Legacy, Princeton University Press, 2012, p.37. ISBN 1400842271, 9781400842278.
  9. John Man, Attila: the barbarian king who challenged Rome, Bantam, 2005, p.62. University of Michigan. ISBN 0593052919, 9780593052914.
  10. Vaissière 2006
  11. di Cosmo 2004: 186

Чыганаклар[үзгәртү]

Өстәмә әдәбият[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]