Хуҗа Бәдигый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хуҗа Бәдигый latin yazuında])
Хуҗа Бәдигый
Туган телдә исем Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигый
Туган 24 декабрь 1887(1887-12-24)
РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Югары Бөрсет
Үлгән 17 ноябрь 1940(1940-11-17) (52 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре тел галиме, фольклорчы
Балалар кызы Роза

Бәдигы́й Хуҗа Габделбәдигъ улы (1887 елның 24 декабре, РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Югары Бөрсет1940 елның 17 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — тел галиме, фольклорчы, дәреслекләр авторы. Сәяси репрессия корбаны.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хуҗа Бәдигы́й 1887 елның 24 декабрендә Казан губернасы, Мамадыш өязе Югары Бөрсет авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. 1899-1908 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. 1912-1914 елларда төрледән-төрле фольклор экспедицияләре оештыра. 1917 елдан сон НКП системасында эшли башлый, НКП гыйльми коллегиясе секретаре вазифасын ала. 1918-26 елларда Татар педагогия техникумында һәм Казан мәктәпләрендә укыта, Академүзәктә эшли. 1926-1930 елларда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград Көнчыгышны өйрәнү институтында белемен күтәрә. 1930 елдан Казан педагогия институтында эшли башлый, 1938 дән шунда профессор була. 1938 елның 11 маенда кулга алына, "Идель-Урал" контрреволюцион оешмасында катнашуда гаепләнә һәм 10 елга иректән азат булуга хөкем ителә, ләкин аны аклап калуга ирешәләр, галим 1940 елның 23 июнендә хөкемнән азат ителә. Шул ук елның 17 ноябрендә вафат була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар теленең фонетик, грамматик, лексик нормаларын өйрәнә. Хезмәтләре татар әдәби теле тарихына карый. Татар фольклоры җыентыкларын төзи. Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле дәреслекләре авторы.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ана теле нәхүе. Казан, 1917; Ана теле сарыфы. Казан, 1919; Ана теле дәреслеге. Казан, 1919; Татар теле. Морфология. Казан, 1933.

Фәнни эшләре, сочиненияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Грамматика родного языка. Казань, 1919 (совм. с М. Корбангалиевым; на татар. яз.);
  • Народная литература. Пословицы и загадки. Казань, 1926 (на татар. яз.);
  • Учебник татарского языка для русских школ. Казань, 1926 (совм. с М. Корбангалиевым; на татар. яз.);
  • Развитие татарского литературного языка // Безнен зол. 1930. № 2-4;
  • Грамматика татарского языка. Казань, 1931 (на татар. яз.);
  • Татарский литературный язык за 15 лет // Яналиф. 1932. № 9/10;
  • Учебник татарского языка для нетатар. Казань, 1932 (совм. с М. Корбангалиевым; на татар. яз.);
  • Букварь на татарском языке. Для слепых. М., 1934 (совм. с М. Корбангалиевым; на татар. яз.);
  • О некоторых проблемах языка // Магариф. 1936. № 5.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер генә кызы булган ― Роза, Казан музыка училищесында, аннан соң Ленинград консерваториясендә укыган.

оныгы Антон Бәдигый, тавыш режиссеры (Санкт-Петербург).[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]