Хыял

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Хыял - яхшы теләк, артында бәхет торучы идеаллаштырылган максат, ният. Хыял кешенең хыял көченә бәйле була.

Хыял һәрбер кешедә дә, җәмгыять төркемнәрендә дә була ала. Хыял романтик әсәрләрнең, киноларның төп нигезе булып тора. Гадәттә хыялыйлык яшьләргә хас дип санала.

Хыял, шулай ук, идеология максатында да кулланыла ала, мәсәлән «азатлык хыялы», «якты киләчәк хыялы», «имин тормыш хыялы» һ.б. АКШда «америка хыялы» дигән сүзтезмә популяр. Хыяллар, тагын, глобаль яки глобаль булмаган да була ала. Хыялларга, тагын да, кешеләрнең үтәлмәгән, әмма үтәлергә теләгән хыяллары да керә ала.

Моны да карагыз[үзгәртү]