Хәбәрлек сүзләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәбәрлек сүзләр latin yazuında])

Җөмләдә мөмкин, ярый (ярар, ярамас, ярамый), кирәк (кирәкми), тиеш (тиешсез), бар, юк сүзләре күбесенчә хәбәр булалар. Алар я раслау, я кире кагу мәгънәсен белдерәләр. Сүз төркеме буларак, мондый сүзләрне хәбәрлек сүзләр дип атыйлар.

Телдә тагын бер сүз төркеме составына да кертелмәгән, бары тик синтаксиста кереш сүзләр булып йөри торган әйе, әлбәттә, дөрес, дөрестән дә, һичшиксез, нигездә, асылда, чынлыкта, чынлап та, ихтимал, мөгаен, ахры, ахрысы, хәер, имеш, мәсәлән, янәсе, зинһар, ниһаять, димәк, югыйсә, гадәттә, гомумән кебек сүзләр дә очрый.

Җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшергәндә, аларны модаль сүзләр атамасы белән йөртү гадәткә кергән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]