Хәбәшстан тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Хәбәшстан тарихы.

Борынгы тарих[үзгәртү]

Хәбәшстан калкулыгы борынгыдан кешеләрнең яшәү урыны булып тора. Бу урында борынгы игенчелек, кушит телләре барлыкка килгән дип уйланыла.

Б. э. кадәр VI–V гасырларда Тигре платосына Көньяк Гарәбстаннан чыгучылар килеп урнаша. Алар үзләре белән язу, семит теле, диннәрен, төзелеш ысулларын алып киләләр. Биредәге халык белән кушылу нәтиҗәсендә, борынгы хәбәш этносы формалаша.

Б. э. кадәр V гасырда Тигреда, б.э.к. IV гасырда таркалган, мөстәкыйль дәүләт барлыкка килә.

Б. э. беренче гасырларында (хәзерге Хәбәшстанның төньягында) иртәфеодал дәүләт – Аксум патшалыгы барлыкка килә. Аның башкаласы – Адулис Мисыр белән Һиндстан арасындагы диңгез юлының мөһим сәүдә үзәгенә әверелә.

Патшалыкның чәчәк ату чорында, IV–VI гасырларда, аның хакимияте Нубиягә, Көньяк Гарәбстанга, шулай ук көнчыгыш Суданның, Хәбәш калкулыгының, Африка Мөгезенең күп өлешенә таралган була.

IV гасырдан Аксумда монофизит нәсари дине урнаша.

VII гасырда Гарәб хәлифлегенең үсүе Аксум патшалыгының түбәнәюенә китерә.

Урта гасырлар[үзгәртү]

IX гасырдан Хәбәш калкулыгының төньягында ислам тарала башлый. Анда мөселман кенәзлекләре барлыкка килә.

XI гасырның беренче яртысында Аксум патшалыгы таркала. Хәзерге Хәбәшстан җирләрендә мөселман, нәсари, яһүд, потка табынучылар кенәзлекләре хасил була.

XII гасырда христиан кенәзлекләре Ласта хакимлегендә берләшәләр. Бу патшалык Мисыр һәм Йәмән белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыра, икътисад һәм мәдәният күтәрелеше күзәтелә. Амдэ-Цыйон патша (1314-1344 елларда хакимлек итә) биредәге, Хәбәш калкулыгындагы, дәүләтләрне берләштереп империясен төзи. Аның варислары империяне үстерү эшен дәвам иттерәләр. Исхак император (1414-1429) мөселман һәм потка табынучылар дәүләтләренә ясак сала. Зара-Якоб император (1434-1468) кенәзләрне төшереп, алар урынына улларын һәм кызларын куя. 1445 елда Зара-Якоб Адал солтанлыгын басып ала, һәм Төньяк-Көнчыгыш Африкада хакимлеген ныгыта. Мисыр һәм Йәмән белән бәйләнешен ныгыта, Көнбатыш Аурупа илләре белән бәйләнешкә керә.

XVI гасыр урталарында, Гэлаудеуос (Клавдиус[2]) (1540-1559) хакимлеге вакытында, илнең хәле начарая. 1542-1548 елларда, Әхмәт имам ибн Ибраһим җитәкчелегендә, Адал баш күтәрә. Шул ук вакытта көньякта оромо кабиләләре һөҗүм итә башлый. 1557 елда төрекләр Массауаны һәм башка диңгез портларын басып алалар.


1557 елда Хәбәшстанга иезуитлар килә, һәм дини нигездә сугышлар булып ала. Фасиледэс император (1632-1667) тәхеткә килгәч кенә сугышлар бетә. Фасиледэс иезуитларны куа һәм Португалия белән мөнәсәбәтләрне өзә.

Император Бөек Иясу (1682–1706) кенәзләрне буйсындырып, чиннар иерархиясен булдыра, салымнар һәм түләүләр системасын җайга сала.

Ләкин XVIII гасыр ахырыннан Хәбәшстанда яңадан феодал таркаулык арта. Һәрбер эре һәм уртача феодал үз армиясен тоткан. Һөнәрчеләр иң түбән каста, ә сәүдәгәрләр иң югары феодал катлам итеп исәпләнелгән. Урта катламнарга хәрбиләр, руханилар, урта хәлле шәһәр кешеләре кергән. Колбиләүчелек киң таралган булган.

XIX гасыр[үзгәртү]

XIX гасыр уртасында Куарадан феодал Каса Хәбәшстанны берләштерү эше белән шөгыльләнә башлый. Вак феодалларга таянып, ул 1853 елда үзәк өлешләр хакиме – рас Алигә җиңелү китерә, ә аннары зур сугышлар белән Тигре өлкәсе башлыгы Уыб расны җиңә.

1855 елда Каса үзен Теодрос II император дип игълан итә.

Теодрос II феодал сепаратизмга каршы көрәш башлый. Даими гаскәр төзелә. Салым системасы реорганизацияләнә. Колбиләүчелек тыела. Чиркәүнең бер өлеш җирләре тартып алына, калган җирләренә салым салалар. Эчке таможня салымы киметелә, юллар төзелеше алып барыла, Хәбәшстанга Аурупа техниклары һәм һөнәрчеләре чакырыла.

Ләкин руханичылыкка салымнар кертү чиркәү белән аралар бозылуга китерә. Чиркәү феодалларны императорга каршы көрәшкә күтәрә. 1867 елга Теодрос хакимияте илнең әз өлешенә генә тарала. Шул ук елны, британия таҗының подданыйларын?? арестка алу аркасында, Бөекбритания белән ызгыш килеп чыга. Хәбәшстанга британия гаскәрләренең корпусы төшерелә (30 мең кешелек, һиндлылардан торган ярдәмчеләне кушып). Ә Теодросның ул вакытта армиясе 15 кешедән азрак була.

Хәбәшлеләр һәм инглизләр арасында бердәнбер бәрелеш 1868 елның 10 апрель көнендә була: 2 меңлек инглизләр 5 мең хәбәшлеләрне, кораллану һәм тәртипнең югары булуы аркасында, җиңәләр. Шуннан соң император килешү төзергә омтыла: тоткарланган британиялеләрне иреккә җибәрә һәм бүләккә бик күп терлек җибрә. Әмма инглизләр килешүне кабул итмилә һәм Теодрос торган Мэкдэла ныгытмасын алуга күчәләр. Импреатор үлемне әсирлектән өстенрәк күреп, үз-үзен үтерә. Британиялеләр ныгытманы алалар, бөтен хәбәш артиллериясен юк итәләр, трофей рәвешендә император таҗын алалар һәм 1868 ел июнендә Хәбәшстан җирләреннән китәләр.

Теодрос II үлеменнән соң тәхет өчен көрәш башлана. Тэкле-Гийоргис II (1868 – 1871) Йоханныс IV (1872 – 1889) императоры тарафыннан җиңелә. Аңа Хәбәшстанга 1875 елда бәреп кергән Мисыр гаскәрләре һөҗүмнәрен кире кайтарырга туры килә. 1875 ел ноябрендә, хәбәшлеләр, Гундэт янындагы сугышта, хәбәшләр мисыр гаскәрләренең төп төркемен тар-мар итүгә ирешәләр. Ләкин 1875 ел декабрендә Мисыр Массауага яңа экспедицион корпус төшерә. 1876 ел мартында, Гур янындагы сугышҗа, хәбәшләр аны җиңүгә ирешәләр. Хәбәшстан белән Мисыр арасында килешү 1884 ел июнендә төзелә, Хәбәшстан Массауа портын куллану хокукын ала. 1885 елда Йоханныс IV император махдист Суданына каршы сугыш башлый. 1885-1886 елларда хәбәшләр суңанлылар ны җиңеп баралар, ләкин шул вакытта, Хәбәшстанның төньяк өлкәләренә, Италиялеләр белән хәбәшләр араындагы сугышта уңыш күчеп тора.

1888 елда Йоханныс IV император Суданга килешергә тәкъдим итә. ләкин судан хәлфәсе Абдаллаһ императорның ислам кабул итү шартын куя. 1889 елда император Суданга каршы 150-меңлек гаскәр белән үзе чыга, һәм шул елның мартындагы сугышта үлә.

Яңа император Менелик II (1889 – 1913) Годжама һәм Тигредагы азатлык күтәрелүләрен бастыра, хәбәш дәүләтен торгыза. 1889 елда Италия һәм Хәбәшстан арасында Уччиаль солыхы төзелә, аның буенча яр буйлары Италиягә күчә.

1890 елда Италия үзенең Кызыл диңгез янындагы биләмәләрен Эритрия колониясенә берләштерә, һәм 1889 елгы килешү буенча Хәбәшстан үз өстееннән Италия протекторатын кабул итте дип игълан итә. Шуның аркасында 1894 елда ике ил арасында янәдән сугыш башлана.

1894 ел ахырына италиялеләр Адди-Угри, Адди-Грат һәм Адуа шәһәрләрен алалар. 1895 елның октябрь аена Тигре өлкәсен тулысынча басып алалар. Император Менелик италиялеләргә каршы, Хәбәшстан идарәчеләре төркемнәреннән төзелгән, 112-меңлек гаскәр җибәрә. 1895 елның 7 декабрендәге Амба-Алага янындагы бәрелештә, Мэконнын расы (булачак Хайле Селассиеи императорның атасы) идарәсе астындагы хәбәш гаскәрләре италиялеләргә зур җиңелү китерәләр. Шуннан соң Итаоиягә тынычлык тәкъдим ителә, һәм, баш тартудан соң, 1896 елның 1 мартында, Адуа янындагы сугышта, италиялеләр тулысынча тар-мар ителәләр. (Беренче итал-хәбәш сугышын кара)

1893-1894 елларда Менелик II Аддис-Абебадан көньяктагы һәм көньяк-көнбатыштагы Уоламо, Сидамо, Кафа, Гимира һ.б. өлкәләрне басып ала. Ул, сугыш әсирләрен генә кол итүгә һәм колларны җиде елдан артык тотмаска дигән карар чыгара. Менелик юллар, телеграф һәм телефон чыбыклары төзелешен активлаштыра, эчке һәм тышкы сәүдәне үстерә. Менелик идарәсе вакытында Хәбәшстанда беренче гәзит чыгарыла башлый, беренче хастаханә ачыла.

XX йөзнең беренче яртысы[үзгәртү]

1913 елда Менелик үлеменнән соң, император булып аның 17 яшьлек оныгы – Лидж Иясу V кала. Хәбәшстан Беренче Бөтендөнья сугышында катнашмый, ләкин император, инглизләргә, французларга һәм италиялеләргә каршы берләшү теләге белән, Германия белән якынаю сәясәте калып бара.

1916 елның сентябрь аенда иясуны бәреп төшерәләр. Император итеп Менелик Заудитуның (төшерелгән императорның апасы) 40 яшьлек кызы, ә регент итеп, ягъни фактик башлык итеп, ә регент 24 яшьлек Тэфэри Мэконнын игълан ителә. 1930 елның ноябрендә Заудиту үлгәннән соң, рас Тэфэри Хайле Селассие (1930 – 1974) итеп коронацияләнә.

1931 елда Хәбәшстан тарихында беренче констиитуция игълан ителә. Императорның абсолют хакимияте сакалана, ике палаталы мәҗлес ясала. Киләсе 10-20 елда коллыкны бетерелә.

1934-1935 елларда Хәбәшстан белән Италия биләмәләре чикләрендә бәрелешләр була. 1935 елның октябрендә италия гаскәрләре Хәбәшстан җирләренә бәреп керәләр. Берничә ай бке хәбәшлеләр каты каршы торалар, кайвакытта аерым җиңүләргә дә ирешәләр, әмма 1936 елның 31 мартында хәбәшлеләрнең төп гаскәрләре Май-Чоу янындагы сугышта тар-мар ителәләр. 1936 елның 5 маенда маршал Бадольо җитәкчелегендәге италия гаскәрләре Хәбәшстан башкаласы – Аддис-Абебаны алалар, ә 1 июньдә Италия Хәбәшстанның Италия Көнчыгыш Африкасы колониясенә кертелгәнен (Эритрея һәм Сомали белән бергә) игълан итә.

Италия оккупациясе 1941 елның язына кадәр, британ армиясе, африка колонияләренд җыелган ярдәмчел көчләр ярдәмендә, Хәбәшстанны азат иткәнче, дәвам итә.