Хәерле иртә (фильм, 2010)
- Бу төшенчәнең башка мәгънәләре дә бар: Хәерле иртә
| Morning Glory Хәерле иртә |
|
|---|---|
| Режиссер | Роджер Мичелл |
| Продюсер | Джеффри Абрамс, Брайан Берк |
| Сценарист | Элин Маккинна |
| Уйнаучы йолдызлар | Рэйчел Макадамс, Харрисон Форд, Джефф Голдблюм, Дайан Китон |
| Оператор | Элвин Кучлер |
| Композитор | Дэвид Арнольд |
| Дистрибьютор | Paramount Pictures |
| Дөнья күрү | 2010 |
| Озынлык | 102 мин |
| Ил | |
| Тел | инглиз |
| Бюджет | 40 млн $ |
| Җыем | 48 375 582 $ |
| рәсми сайт | |
| IMDb profile | |
Хәерле иртә (инг. Morning Glory) — 2010 елда дөнья күргән фильм. Режиссеры — Роджер Мичелл.
Эчтәлек |
Сюжет [үзгәртү]
Тырышчан һәм максатчан Бекки Фулер (Рэйчел Макадамс) эштән куылгач, аның карьерасы, шәхси тормышы кебек үк өметсез булып күренә. Түбән сыйфатлы иртәнге тапшыруга эшкә урнашкач, ул шушы тапшыру рейтингын күтәрү өстендә эшли башлый. Эшенең беренче көнендә үк алып баручыларның берсен эштән чыгарып, ул бу эшкә Майк Померой исемле мәшһүр журналистны ала (Харрисон Форд). Тик журналист өметне акламыйча, Бекки тормышын яхшыртмый. Өстәвенә, инде шәхси тормыш та рәтләнә дигәндә, тапшыру язмышы да зур сорау астына куела. Бекки үзенең мөнәсәбәтләре, репутациясе, эше һәм тапшыру язмышы өчен актив көрәшкә алына...
Чыгуы [үзгәртү]
Фильм премьерасы АКШта 30 июль көнне узарга тиеш иде. Ләкин кинотеатрлар экраннарында ул шул ук елның 10 ноябрендә тәкъдим ителә башлады.
Рольләрдә [үзгәртү]
- Бекки Фулер — Рэйчел Макадамс
- Майк Померой — Харрисон Форд
- Колин Пек — Дайан Китон
- Джерри Барнс — Джефф Голдблум
- Патрик Уилсон
- Ти Баррелл
- 50 Cent
- Tony Yayo
- Lloyd Banks
Сылтамалар [үзгәртү]
- Рәсми сайт
- «Хәерле иртә»(ингл.) Internet Movie Database сәхифәсендә