Хәзәр теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Хәзәр теле
Үзисем:

Хәзәр теле

Рәсми халәт:

Хәзәр каһанлыгы

Дәрәҗә:

үле тел, 13 гасыр азагы

Классификация
Категория:

???

Алтай телләре

Төрки телләр
Тел кодлары
ISO 639-1:

ISO 639-2:

ISO 639-3:

zkz

Хәзәр теле - Үзәк Азиядә яшәгән хәзәрләр исемле ярым-күчмә төрки халкы сөйләшкән төрки тел.

Киев Русендә язылган хаттагы Борынгы Төрки язуы.

Тел үле, язуы сакланмаган дәрәҗәдә. Хәзәр теленең бердән-бер язу үрнәге 10 гасыр Киев Русендә язылган хаттан (en) билгеле - "укыдым руналары". Бу Хәзәр магистратның (хөкем итүче) ризалыгын бирү тамгасы дип кабул ителә.[1]

Бүгенгә кадәр сакланган башка 10 гасыр Хәзәр каһанлыгында язылган текстлар күбесенчә ивритта.

Хәзәрләрнең лингвистик бәйләнешләре турында төрле фикерләр яши. Хәзәр теле - төрки тел, әммә төрле галимнәр аның бу телләр гаиләсенең Огур ("lir") (en) яки Огуз ("shaz") (en) өлешенә караганы турында бәхәсләшә.

Классификация[үзгәртү]

Урта гасырлар гарәп галимнәре хәзәр телен үзләре таныш булган башка төркиләр (Огуз төркиләре) сөйләшкән телләргә якын, ләкин аерыла дип билгеләгән. Шул ук арада, алар Хәзәр Ханлыгында хәзәр теле белән бер рәттән үзләре өчен танышрак булган төрки сөйләшләре киң таралганын яза.

Al-Istakhri белдергән "...болгарлар теле хәзәрләрнекенә нык охшаш"[2] сүзләренә нигезләнеп, галимнәр арасында хәзәрләр Борынгы төрки һәм уйгур тәэсире астында формалашкан чуаш, һунник, төрки авар һәм Идел буе болгарлар телләренә якын бер огур төрки телдә сөйләшкән дигән консенсус яши бирә.


Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Erdal (2007:97)
  2. Al-Istakhri translation by Zahoder B. N. "Caspian code of the information about Eastern Europe. Gorgan and Volga area in 9-11 cc", Oriental Literature, Moscow, 1962, p. 238

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Brook, Kevin Alan (2006). The Jews of Khazaria. 2nd ed. Rowman & Littlefield Publishers.
  • Dunlop, Douglas M. (1954), The History of the Jewish Khazars, Princeton, N.J.: Princeton University Press.
  • Erdal, Marcel (1999). "The Khazar Language". In: Golden et al., 1999:75-107.
  • Erdal, Marcel (2007). "The Khazar Language." The World of the Khazars: New Perspectives. Brill, 2007. pp. 75–107.
  • Golb, Norman & en:Omeljan Pritsak (1982). Khazarian Hebrew Documents of the Tenth Century. Ithaca: Cornell Univ. Press.
  • Golden, Peter B. (1980). Khazar Studies: An Historio-Philological Inquiry into the Origins of the Khazars. Budapest: Akademia Kiado.
  • Golden, Peter B. et al., eds (1999). The World of the Khazars: New Perspectives: Selected Papers from the Jerusalem 1999 International Khazar Colloquium (Handbook of Oriental Studies, Section 8 Uralic & Central Asian Studies, vol. 17, 2007). Leiden: Brill.
  • Johanson, Lars & Éva Agnes Csató (ed.) (1998). The Turkic languages. London: Routledge.
  • Johanson, Lars (1998). "The history of Turkic." In: Johanson & Csató, pp. 81–125.[1]
  • Johanson, Lars (1998). "Turkic languages." In: Encyclopædia Britannica. CD 98. Encyclopædia Britannica Online, 5 sept. 2007.[2]
  • Johanson, Lars (2000). "Linguistic convergence in the Volga area." In: Gilbers, Dicky & Nerbonne, John & Jos Schaeken (ed.). Languages in contact. Amsterdam & Atlanta: Rodopi. (Studies in Slavic and General linguistics 28.), pp. 165–178.[3]
  • Johanson, Lars (2007). Chuvash. Encyclopedia of Language and Linguistics. Oxford: Elsevier.

Сылтамалар[үзгәртү]