Хәйдәр Бигичев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәйдәр Бигичев latin yazuında])
(Хәйдәр Бегичев битеннән юнәлтелде)
Хәйдәр Бигичев
Туган телдә исем Хәйдәр Әббәс улы Бегичев
Туган 16 июнь 1949(1949-06-16)
РСФСР, Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Чүмбәли авылы
Үлгән 13 ноябрь 1998(1998-11-13) (49 яшь)
Казан, Россия
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Милләт татар
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре опера җырчысы (тенор)
Җефет Зөһрә Сәхәбиева
Балалар улы Айдар[2]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе Татарстанның халык артистыРСФСР атказанган артисты
Сайт xajdar.htm

 Хәйдәр Бигичев Викиҗыентыкта

Хәйдәр Әббәс улы Бигичев (16 июнь 1949, Чүмбәли, Кызыл Октябрь районы, Горький өлкәсе, РСФСР, ССРБ13 ноябрь 1998, Казан, Татарстан, Россия) — бөек татар җырчысы. Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Х. Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984). ТАССР халык (1980), РСФСР атказанган (1986) артисты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәйдәр Бигичевның туган йорты
Хәйдәр Бигичевның туган йорты

Хәйдәр Бигичев 1949 елның 16 июнендә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли (рус. Чембилей) авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач, башка авылдашлары шикелле Мәскәүдә берәр заводта эшкә урнашырга дип китә. 1971 елда, алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан дәүләт консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 елда, аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алалар.

Опера театрында куелган әсәрләрдә ул төп рольләрне башкара. «Кармен»да – Хозе, «Тоска»да – Каварадосси, «Пиковая дама»да – Герман, «Борис Годунов»-та Самозванец партияләре Бигичевның киң диапазонлы җырчы икәнен исбатлады. Дж. Вердиның «Отелло» операсындагы Отелло образы исә иҗатының йөзек кашы була. Татар операсын танытуга Бигичев башкаруындагы Самат (Х.Вәлиуллин, «Самат»), Җик Мәргән (Н.Җиһанов, «Алтынчәч»), Җәлил (Н.Җиһанов. «Җәлил»), Батырҗан (С.Сәйдәшев, «Наёмщик»), Закир (Б.Мулюков, «Кара йөзләр») рольләре өлеш керткән.

1998 елның 13 ноябрендә вафат була. Кабере Казанда, Яңа бистә зиратында.

2016 елның 16 июлендә туган ягы — Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда һәйкәл ачылды.

Уразавылда куелган бүс. 2016

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның халык артисты (1980), РСФСРның атказанган артисты (1986), Татарстанның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты (1984).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://web.archive.org/web/20190505160957/https://jitely.info/kazan
  2. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]