Халид ибн Вәлид

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халид ибн Вәлид latin yazuında])
(Хәлид ибнел-Вәлид битеннән юнәлтелде)

Халид ибн Вәлид (гарәп. خالد بن الوليد‎, радыйаллаһу ганһу, 592, Мәккә642) — Мөхәммәд саләлллаһу галәйһи үә сәләмнең сәхабәләреннән берсе, хәрби башлык, әйбәт сугышчы булу сәбәпле, аңа Сәйфуллах (Аллаһының кылычы) кушаматы бирәләр.

Халид ибн Вәлид Мәккә шәһәреннән, Корәеш кабиләсеннән була. Башта ул Исламга каршы була, 625 елда Өхед сугышында мөселман гаскәрләрен җиңә. Соңрак ул Ислам кабул итә.

Халид ибн Вәлид – бер тапкыр да җиңелмәүче хәрби башлыкларның берсе. Ул 43 хәрби бәрелешне алып бара. Аның гаскәрләре мобильлелек, кискенлелек һәм курку белмәслекләре белән аерылып торганнар. Хәрби казанышлары арасында төньяк Сүрияне Ислам хөкеме астына китерү. Бәрелешләрнең берсендә ибн Вәлид белән Әл-Гобәйдә Хәләб шәһәрен яулап алалар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Stephan und Nandy Ronart: Lexikon der Arabischen Welt. Artemis Verlag, 1972
  • Gabriel, Richard A.- Metz, Karen S., A short history of warfare Carlisle Barracks, Pennsylvania, 1992
Халид ибн Вәлид походлары

Гарәпстандагы сугышлар
Өхед — Мутах — Таиф — Чокыр сугышы — Худайбия — Хунәйн — Мәккә — Табук

Мөртәтләр белән сугыш
Ямама — Зафар — Домат әл-Җәндәл — Бузакх — Гхамра — Накра

Византия анатолиясенә поход
Тимер күпер — Марашны камау