Хәмзә Долотказин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәмзә Долотказин latin yazuında])
Хәмзә Долотказин
Туган телдә исем Хәмзә Йосып улы Долотказин
Туган 1890(1890)
Пенза губернасы , Инсар өязе, Иса авылы
Үлгән 1979(1979)
Камышлы
Милләт татар
Һөнәре укытучы

Хәмзә Долотказин — мәгърифәтче, татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләгән, татар балаларын мәктәпләрдә укыткан, Пенза өлкәсендә һәм Башкортстанда мәктәпләр ачкан, Пенза татар педагогия техникумын һәм Камышлы татар педучилищесын җитәкләгән.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә Йосып улы Долотказин 1890 елда Инсар өязе Пенза губернасы (Мордовия Республикасы) Иса (Большие Поляны) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Әтисе игенчелек белән шөгыльләнгән, хезмәткә Әстерхан шәһәренә дә йөргән. Хәмзә Долотказин 1898 елдан алып 1907 елга кадәр татар мәктәпләрендә белем алган. 1907 елда Уфадагы татар мәктәпләренә укытучылар әзерләгән «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Әмма студентлар забастовкасы булу сәбәпле, чыгарылыш курсыннан китәргә мәҗбур була. Комитет рәисе Долотказин мәдрәсә уку планына дөньяви предметларын укыту проблемасын күтәрә, шуңа 64 шәкерт белән бергә куыла.

19131916 елларда Хәмзә Долотказин земский башлангыч мәктәпләр өчен укытучылар әзерләгән өч еллык педагогик курсларда укып, Уфа земский управасы белән Яңа Рәсмәкәй башлангыч мәктәбенә укытучы һәм мөдир итеп билгеләнә. Бу авылда ни мәктәп, ни мәктәп өчен бина булмаган. Ул мәктәп төзер өчен акча табып бинасын төзеп, бу авылда беренче белем йортын ача.

1917 елның январь аенда Долотказин Хәмзә Ырынбурның 105нче пехота полкына хәрби хезмәткә алына. Ул, полк мәктәбенең укытучысы буларак, солдатларны укырга - язарга өйрәтә. Муса Җәлил белән дә Ырынбурда чакта таныша. Шул елның августында Хәмзә туган авылына кайта һәм Октябрь революциясен дә Исада каршы ала. Ул бу елларда авыл китапханәсе ача, авылдашлары каршында сәяси темаларга чыгышлар ясый.

1918 елда Уфа педагогия институтына укырга керә һәм шул вакытта тәрбиясез балалар өчен оештырылган 38нче тимерюл мәктәбендә укыта. 19191922 елларда Уфадагы татар-башкорт мәктәбе заведующие һәм укытучысы булып эшли. Хәтта 1919 елны Мәскәүгә 1нче мәгариф хезмәткәрләре съездына делегат буларак сайлана. Съезд, гражданнар сугышы барганга, булмый кала. Янә туган якларына тартыла. 1922 елда биология белгечлеген алып институтны тәмамлап чыккан Хәмзә Юсип улы туган авылына кайта.

Июльдә Пенза шәһәре татар педагогия техникумына мөдир итеп билгеләнүен Пензаның беренче партия секретаре әйтә һәм республиканың татар мәктәпләрендә латин графикасыннан руска күчү процессын тизләтергә куша. 1930 елга кадәр бу эшне башкарып чыга. Шул ук вакытта җәмгыять эшендә актив катнаша. Шактый тәҗрибә туплаган Хәмзә Юсип улын Сембер татар педагогия техникумына директор урынбасары һәм биология укытучысы итеп күчерәләр. Җиде ел эшләгәннән соң, 1937 елда, педтехникум директоры итеп куела. Биш ел дәвамында педтехникум партоешмасы секретаре буларак политукулар оештыра һәм башка җәмгыяви эшләрне башкара.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елда, Сембердәге педучилище Куйбышев өлкәсе Камышлы авылына күчерелә һәм 1956 елга кадәр ул Камышлы татар педучилищесы директоры һәм укытучы вазыйфасын үти. Бу елларда авыл һәм район җәмгыять эшләрендә актив катнаша. Еш сайлау комиссиясе председателе була, партия конференцияләрендә чыгышлар ясый, Камышлы авылы Советы депутаты да була. Ә 1956 елда педучилище ябылу сәбәпле, лаеклы ялга чыга.

Хәмзә Йосып улы Долотказин укучыларына биология, география фәннәре буенча тирән белем биргән, рус теле һәм әдәбиятын, математиканы, гарәп телен яхшы белгән, Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш белән дус булган.

Хәмзә Йосып улы Долотказинның кырык еллык педагогик хезмәте «Отличник народного просвещения» билгесе, «За доблестный труд в Великой Отечественной войне» медале һәм «За доблестный труд в ознаменование 100-летия со дня рождения В.И.Ленина», «30 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-45гг.», юбилей медальләре, күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән шәхесебез.

Хәмзә Йосып улы Долотказинның тормыш иптәше, кызы һәм кияве Камышлы мәктәбендә укытучы булып эшләгәннәр.

Хәмзә Йосып улы Долотказин 1979 елда Камышлыда үлә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәлил Н. Мәгърифәтче якташыбызны кем белә? // Юлдаш (Саранск).