Хәниф Хөснуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәниф Хөснуллин latin yazuında])
Хәниф Хөснуллин
Туган телдә исем Хәниф Хәким улы Хөснуллин
Туган 7 февраль 1935(1935-02-07)
ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Түбән Кама районы, Шәңгәлче
Үлгән 7 октябрь 1994(1994-10-07) (59 яшь)
РФ, ТР, Чаллы
Һөнәре язучы, шагыйрь

Хәниф Хәким улы Хөснуллинтатар язучысы, шагыйрь—лирик.

Хәниф Хөснуллин 1935 елның 7 февралендә Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. Мәктәптә укыганда ук кулына каләм ала, иҗат эшен Алабуга китапханә техникумында, Казан дәүләт педагогика институтында укыганда да туктатмый. Чаллы районы Биклән авылы мәктәбендә укытырга китәсен белгәч, аңа районкүләм әдәби түгәрәк эшен җанландыру бурычы куела. Шулай итеп, 1963 елда атаклы «Ләйсән» әдәби-иҗат түгәрәге барлыкка килә.

Авыл мәктәбендә ул тарих һәм татар әдәбияты укыта, мәктәп директоры булып эшли. КамАЗ төзелеше елларында Чаллы шәһәренә күчеп килеп, геодезист, төзүче һөнәрләрен үзләштерә, “КамАЗ төзелеше бәрмәчесе” исемен ала. «Якты юл» газетасында эшли башлагач, аның журналистка хас асыл сыйфатлары ачыла.

Аның әдәби мирасы артык мулдан түгел, шулай булса да затлы иҗат ул. 1967 елда «Исәнмесез» дип аталган беренче җыентыгы дөнья күрә, 1981 елда «Алтын тояк», 1985 елда «Дөньяның матур җире» һәм балалар өчен «Чикерткә ник сикерә?» китаплары укучылар кулына барып иреште.

Шагыйрь 1994 елның 7 октябрендә вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]