Хәрби көчләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Илнең, дәүләтнең яки милләтнең хәрби көчләре, армия белән генә чикләнми, шулай да полицияны, түләүле сугышчылар берлекләрен, ә оккупация астында яшәгән милләт очрагында партизанлар кебек коралланган оешмаларын берләштерә.

Урта гасырларда бер генә дәүләт тә күп миллионлы гаскәр тотмаган. Шулай да халыкның санына нисбәтән йөзәр мең сугышчыдан торган, үзенең авангарды-арьергарды, үзәге-фланглары белән атлы һәм җәяүле гаскәрләр булган.[1]

ССРБ Кораллы көчләре[үзгәртү]

ССРБның Кораллы Көчләре – илнең иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы.

Русия Федерациясе Кораллы көчләре[үзгәртү]

Русия Федерациясе Кораллы көчләренең эмблемасы

Русиянең Кораллы Көчләре – илнең иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы. Кораллы Көчләренең башкомандующий Русия Президенты булып тора. КК белән Саклану министрлыгы һәм Кораллы Көчләре Генераль штабы аша турыдан-туры Саклану министры идарә итә.

2010 елның 5 март хәленә 1 миллион кешедән тора (дөньяда 5-нче урын).[2] КК өч төренә (Коры җир Гаскәрләре, Хәрби-һава көчләре һәм Хәрби-Диңгез Флоты), һәм өч аерым төренә (Һава-Космик оборонасы гаскәрләре, Һава десанты гаскәрләре һәм РВСН (стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре)) бүленәләр; шуның өстенә, КК составына Кораллы Көчләр Тылы һәм ККның төрләренә һәм аерым төрләренә кермәүчн хәрби оешмалар керәләр:

  • Эчке эшләр идарәсенең Эчке гаскәрләре;
  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының граждан оборонасы гаскәрләре;
  • Тышкы разведка хезмәте;
  • Федераль иминлек хезмәте органнары;
  • Федераль саклау хезмәте органнары.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]