Хәсби Фазлуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсби Фазлуллин latin yazuında])
Хәсби Фазлуллин
Тулы исеме

Хәсби Вәли улы Фазлуллин

Туу көне

16 декабрь 1909(1909-12-16)

Туу урыны

Казан шәһәре

Үлү көне

25 июнь 1995(1995-06-25) (85 яшь)

Үлү урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

Һөнәрләр

дирижер

Бүләкләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1973)

Хәсби Вәли улы ФазлуллинМуса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры дирижеры, кларнетист, мөгаллим, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР халык артисты, Тукай премиясе иясе.

Ул 1909 елның 16 декабрендә Казанда дөньяга килә. 1924-1928 елларда Казан Көнчыгыш музыка техникумында укый. 1936 елда Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең оркестр факультетын тәмамлап, дирижер факультетында укуын дәвам итә.

1941-1943 елларда — хәрби хезмәттә. 1941 һәм 1943-1946 елларда — Башкорт опера һәм балет театры дирижеры.

1946-1973 елларда Хәсби Фәзлуллин — Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры дирижеры. Шул ук вакытта ул Казан консерваториясендә һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. 1946-1982 елларда ул Фәрит Яруллин либреттосына «Шүрәле» балеты дирижеры була.

1973 елда дирижер Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

1995 елның 25 июнендә Хәсби Вәли улы Фазлуллин бакыйлыкка күчә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]