Хәсән Чәләби (1937)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Чәләби (1937) latin yazuında])
Хәсән Чәләби
Туган телдә исем төр. Hasan Çelebi
Туган 1937(1937)
Төркия, Әрзурум
Милләт төрек
Ватандашлыгы Төркия Төркия
Һөнәре хаттат, остаз
Бүләк һәм премияләре Төркия дәүләт премиясе

Хәсән Чәләби (төр. Hasan Çelebi, 1937 ел, Төркия, Әрзурум) — төрек рәссамы, билгеле ислам хаттаты, каллиграфиягә өйрәтүче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хөсне хат үрнәге
Шәкерте А. Урынбасаров (у) белән.
фото: аzan.kz

1937 елда Төркиянең Әрзурум шәһәрендә туган. 1967 елдан бирле хөсне хат белән шөгыльләнә. Ислам каллиграфиясе серләренә (бигрәк тә гарәп каллиграфиясенең рикагъ, нәстәгъликъ, сөлс, нәсх төрләренә) билгеле төрек хаттатлары Хәмит Айтач[1], Кәмал Батанай, Нәҗметдин Окйайдан өйрәнгән. 1976 елдан башлап үзе дөньяның күп илләреннән килгән меңләгән шәкертенә (мәсәлән, Кытайдан Хаҗи Нуретдингә һ.б.) ислам каллиграфиясе серләрен өйрәтә, шуларның 67 сенә иҗазәтнамә[2] (ислам хөсне хатын мөстәкыйль иҗат итәргә һәм аңа кул куярга рөхсәт бирүче диплом) биргән, мәсәлән, Мөхәммәт Зәкәриягә (1988 елда, АКШ), Нурия Гарсия Масипка (2007 елда, Испания), Нассар Мансурга (2009 елда, Иордания)[3], Асылбәк Урынбасаровка (Казакъстан)[4] һ.б. Хәсән Чәләби — дөньяның төрле илләрендә урнашкан ислам белән бәйле атаклы тарихи урынннар һәм мәчетләр өчен уникаль каллиграфия үрнәкләре ясаучы. Шулай ук Аллаһының 99 гүзәл исеменең каллиграфиясе авторы.

Хезмәтләре урнашкан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хусам Диб. Путеводитель по Исламу[7] (ингл. Muhammad Pocket Guide). М.:Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]