Цирк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Цирк latin yazuında])
Цирк
Нинди вики-проектка керә WikiProject Performing arts[d]
Алманиядагы Барум циркы шапито чатырлары.

Цирк (лат. circus — түгәрәк; тамашачылар гадәттә түгәрәк сәхнәнең тышында утыралар) — күңел ачу манзара күренеше, тамаша сәнгате төре. Бу тамашаларны кую өчен кулланылган махсус бинага да цирк диләр. Халыкара Цирк көне апрельнең өченче шимбәсендә билгеләп үткәрелә.


«Цирк» сүзе борынгы Римда ук билгеле булган, ләкин ул хәзерге циркка охшамаган. Овал, түбәсез бина заманча ипподром кебек булган. Аның иң зурысы–Зур цирк (Circus Maximus)–башкалада урнашкан. Барлыгы Римда 5 цирк мәйданы булган. Тарихта билгеле булган беренче стационар цирк безнең эрага кадәр 7 елда Римда эшли башлаган. Цирк бинасы ничә кеше сыйдыра алганы төгәл билгеле түгел, әмма бу сан 150 меңнән артык дип санала. Элек анда ат чабышлары, спортчылар ярышлары, гладиатор сугышлары үткән. Циркта ярышлар бәйрәм көннәрендә булган.

Шул ук вакытта борынгы Римда жонглерлардан, акробатлардан һәм эквилибристлардан торган сукбай цирк труппалары да булган. Алар базарларда һәм мәйданнарда үз тамашаларын тәкъдим иткәннәр һәм беркайчан да чын циркларда чыгыш ясамаганнар. Ул вакытта цирк сәнгате ике төргә бүленгән: халык өчен һәм аксөякләр өчен. Халык өчен эквилибристлар, клоуннар һәм гимнастлар үзләренең осталыкларын күрсәткәннәр. Ә аксөякләр өчен өйрәтелгән атлар чыгышлары, сугыш күренешләре белән чын тамаша булган.

1768 нче елда Филип Астлей, Ватерлоо тирәсендәге басуны сатып алып, түгәрәк мәйдан төзегән һәм анда атлар белән тамашалар күрсәтә башлаган. Аннары ул программага өйрәтелгән хайваннар, жонглерлар һәм музыкантлар чыгышларын өстәгән. Берничә ел эчендә Астлей тамашасы Ауропада танылган, аны Франциядә һәм башка илләрдә чыгыш ясарга чакырганнар. Нәкъ менә Астлейны "заманча циркның атасы" дип атыйлар.

Беренче Америка циркы Филадельфиядә 1793 елда ачылган. Тамашаны популярлаштырырга күчмә цирклар - шапито ярдәм иткән. Күчмә цирк артистларының тормышы җиңел булмаган.

Русиядә беренче цирк тамашаларын ярминкәләрдә һәм халык күңел ачкан җирләрдә күреп булган. Скоморохлар халыкка өйрәтелгән этләрне һәм аюларны күрсәткәннәр. Тамаша үткәрү өчен беренче стационар биналар Россиядә 19 нчы гасырда: Петербургта - 1827 елда, ә Мәскәүдә 1847 елда төзелгәннәр. Алар агачтан салынганнар һәм озак тормаганнар. Ә менә циркның беренче таш бинасы Төсле бульварда төзелгән. Аның ачылышына клоуннар, гимнастлар һ.б. чакырганнар. Программаның шактый өлешен ат белән чыгышлар алып торган. 1927 елда Мәскәүдә беренче Дәүләт цирк һәм эстрада сәнгате училищесы ачылган, анда совет циркының күп кенә йолдызлары укыган.

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цирк сәнгатенең нигезе булып гадәти булмаган һәм көлкеле әйберләрне күрсәтү санала. Хәзерге циркның үзенчәлеге булып фокуслар, пантомима, клоунада, өйрәтелгән хайваннарны күрсәтү тора. Цирк бер шәһәрдә даими рәвештә урнашырга һәм билгеле бер бина булырга мөмкин. Шулай ук электән калган сукбай цирклары да бар.

Бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күчмә циркның бинасы - биек гөмбәзле (шапито) түгәрәк формадагы чатыр, аның эчендә амфитеатр (тамашачылар өчен утыру урыннары) һәм манеж (цирк мәйданы) урнашкан. Циркның стационар бинасы да гадәттә түгәрәк формада була. Циркларда, тамашачылар өчен утыру урынының саны ничә генә булса да, манеж өчен калдырыла торган мәйдан бер үк - 13 метр. Һәм ул бөтен җирдә дә бертөрле (әлеге таләп XIX гасырдан башлап китте). Цирк мәйданы һәм амфитеатр урыны зур булмаган, шактый киң барьер белән бүленә. Аның биеклеге, урта буйлы ат, алгы аяк тоякларын барьерга куеп, арткы аяклары белән аренада хәрәкәт итүен дәвам итәрлек булырга тиеш.

Артистлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цирк артисты - цирк тамашасында катнашучы артист. Аларның коллективы труппа дип атала. Алар исәбенә гимнастлар, акробатлар, жонглёрлар, эквилибристлар, хайваннарны өйрәтүчеләр, фокус күрсәтүчеләр, клоуннар һ.б. керә.

Шулай ук артист-хайваннар да бар. Алар цирк чыгышларында өйрәтүче җитәкчелегендә катнашалар. ирк тамашаларында бары тик кыргый табигатьтән ким дигәндә өченче буыннан алынган хайваннар гына чыгыш ясыйлар. Ягъни алар кеше даирәсенә күнеккән булалар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар [1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]