Чагыштырма электр каршылыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чагыштырма электр каршылыгы latin yazuında])
⚙️  Классик электродинамика
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Чагыштырма электр каршылыгы (tat.lat. Çağıştırma elektr qarşılığı(үле сылтама)) — физик зурлык, электр агымы үткәрүенә тоткарлау үткәргечнең үзлеге.

СИ үлчәү системасында Ом·м белән үлчәнә.

Каршылык үткәргечнең озынлыгы l га, аның аркылы кисеме мәйданы S ка һәм материалына бәйле. Күп төрле материалларны тәҗрибә тикшерүләр нәтиҗәсендә каршылыкны хисаплау түбәндәге формула табылган:

биредә ρ — материалның чагыштырма каршылыгы, ом/метр белән үлчәнә

l — үткәргеч озынлыгы
S — кисем мәйданы

Температура төшергәндә материалның чагыштырма каршылыгы да төшә, хәтта үтә үткәргечләрдә нульга тигез.

Күпчелек матдәләрнең чагыштырма каршылыгы температура күтәрелгәндә арта һәм якынча түбәндәге формула белан хисаплана:

биредә α - чагыштырма каршылыкның температура коэффициенты

= 293 К

Чагыштырма электр каршылыгы гомуми төшенчәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беришсез материалларда чагыштырма электр каршылыгы һәрбер ноктада билгеләргә була - дифференциал тигезләмәдә:

биредә - Электр кыры көчәнешлелеге
- электр агымы тыгызлыгы әлеге ноктасында
- даими түгел, скаляр функция

Изотропсыз җисемнәр өчен чагыштырма электр каршылыгы - тензор булып тора:

Чагыштырма электр каршылыгы кайбер матдә өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Металл ρ, Ом·мм2
Көмеш 0,016
Бакыр 0,0175
Алтын 0,023
Әлүмин 0,0271
Иридий 0,0474
Молибден 0,054
Вольфрам 0,055
Тутыя 0,059
Никел 0,087
Тимер 0,13
Агалтын 0,107
Аккургаш 0,12
Кургаш 0,205
Титан 0,5562 - 0,7837
Висмут 1,2
Эретмә ρ, Ом·мм2
Корыч 0,1400
Никелин 0,42
Константан 0,5
Манганин 0,43…0,51
Нихром 1,05…1,4
Фехраль 1,15…1,35
Хромаль 1,3…1,5
Җиз 0,07…0,08
Башка матдә ρ, Ом·мм2
Сыекландырылган күмерсу газлар 0,84×1010

t = 20 °C

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Савельев И.В. Глава X. Движение заряженных частиц. // Курс общей физики.. — 3. — М.: Наука. Гл. ред. физ.-мат. лит., 1988. — Т. 2. — С. 87-88. — 496 с. — 220 000 экз.