Чакмагыш районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чакмагыш районы
Чакмагыш районы гербы
Чакмагыш районы картасы
Үзисем Чакмагыш районы
Чекмагушевский район
Өлкә Башкортстан
Нигезләнгән 1930 ел
Башкала Чакмагыш
Башлык Йосыпов Риф
Халык саны 32321 (2010)
Мәйдан 1692 км²
UTC +6

Чакмагыш районы (рус. Чекмагушевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеЧакмагыш авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
1962 елны Кушнарен районына кушыла, 1965тә яңадан торгызыла. 78 торак урыны 13 авыл советына бүленгән.

Эчтәлек

География [үзгәртү]

Чакмагыш муниципаль районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1692 км² тәшкил итә.
Район җирләре буйлап Агыйдел елгасының сул як кушылдыгы Базы, Күәш, Сыерыш, Сәвәде, Калмаш, Чебекәй, Чакмагыш һәм башка зур булмаган елгалар бар. Чәрмәсән, Чакмагыш җирләренең чигеннән ага. Районның җире типик селтеләнгән һәм көлсуланган туфрак, кара, соры, урман туфраклары таралган. Район биләмәсенең 19,9 проценты урманнар. Анда имән, каен, усак,чыршы, нарат агачлары үсә.[1]

Халык [үзгәртү]

Иң эре торак урыннары: Чакмагыш (2009 елда 11 мең кеше яши), Иске Калмаш (1,84 мең), Аблай (1,3 мең).

Район җирендә туган танылган кешеләр [үзгәртү]

Икътисад [үзгәртү]

Файдалы казылмалардан нефть – Чакмагыш, Тозлыкуш, Манчар, Тамьян, Нур ятмаларында. Район үзәгендә биш автозаправка станциясендә ягулык-майлау материаллары сатыла.
Чакмагыш кирпеч заводы. Завод продукциясе район ихтияҗларын тулысынча канәгатьләндерә, хәттә чит районнарга да озатыла. Азакы елларда биредә цемент һәм комнан йөзләү өчен стена һәм идән плитәләре, тәрәзә тупсалары чыгарыла.

Район үзәгендә Уфадагы “Гидравлика” берләшмәсенең филиалы бар (“Чакмагыш механика заводы”). Райондагы төзелешләрне алып барыр өчен ”Римад”, Башнефтезаводстрой, “Туймазынефтестрой” кебек куәтле төзелеш трестларының идарәлекләре ПМКлары җәлеп ителә.
Файдалы казылмалардан Митрә-Әюп, Болгар яктылыгында – төзелеш ташы, Көсекәйдә – яндыру өчен известь, Бикмәт, Васильевка, Игенче, Рәҗәп, Тамьян, Филипп ятмаларында известьләү өчен агрономик руда бар.
Чакмагыш – авыл хуҗалыгы-сәнәгать районы. Авыл хуҗалыгы өчен җир мәйданы–136,9 мең гектар, шул исәптән сөренте җирләр–106,5 мең гектар, печәнлекләр –0,7 мең гектар, көтүлекләр 29, 6 мең гектар тәшкил итә.
Район җирләрендә бөртекле ашлык, шикәр чөгендере, көнбагыш, бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерелә. Үстерелгән иген Чакмагыш ашлык кабул итү предприятиесенә, андагы амбарларга озатыла. Ак он чыгару өчен тегермәннәр эшли.
ААҖ Чакмагыш сөт заводы, ААҖ ЧакмагышСөт. ДУП нәселле кош фабрикасы “Чәрмәсән” Башкортанада иң эереләрдән санала. Елына 5,5 млн данә йомырка, 6,5 мең центнер кош ите җитештерә. Иң эре хуҗалык — СПК “Базы”. Ул Юмаш исемле чуаш авылында урнашкан, биредә 310 кеше эшли.[2]

Транспорт [үзгәртү]

Район территориясендә җирле юллар челтәре яхшы үскән. Юлларның тулаем озынлыгы – 510 км.
Иң якын тимер юл станциясе – Бүздәк, ул 74 км ераклыкта урнашкан.

Мәгариф [үзгәртү]

28 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү оешмасы. 16 урта, 5 төп, 26 азкомплектлы мәктәп, укучылар саны 4011.
2 урта һөнәри уку йорты: Башкорт төзелеш колледжы Чакмагыш филиалы, Уфа педагогика көллиятенең Чакмагыш филиалы. 1 башлангыч һөнәри уку йорты — Чакмагыш һөнәри лицее (86№).

Матбугат [үзгәртү]

1930 елдан бирле татар телендә “Игенче” газетасы чыга. 2002 елдан башлап газета редакциясе каршында мәҗбүри рәвештә башкорт телендәге “Саткылар” газетасы чыгарыла.

Искәрмәләр [үзгәртү]

  1. Чакмагыш районының 80 еллыгына багышлаулар
  2. http://spkbazi.ruprom.net/